САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда СПИДның 7 яңа очрагы ачыкланган

Бүген район хакимиятендә СПИДны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде.

Аның эшендә Әлмәт шәһәреннән СПИД үзәгенең эпидемиология бүлеге мөдире Алия Садрыева һәм кисәтү бүлеге мөдире Алсу Газыймова, район табиблары, социаль яклау, мәгариф тармаклары оешмалары, ЗАГС бүлеге вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.
Табиблар СПИД очракларының арта баруын билгеләп үттеләр, мөмкин кадәр күбрәк кешене тикшерүгә җәлеп итү, СПИДны кисәтү, халык арасында аңлату эшләре алып бару мәсьәләләрен күтәрделәр. Алар билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Сарман районында ВИЧ-инфекциянең 7 яңа очрагы ачыкланган, 6 пациентка тикшерү үткәрелгән, аларның 57,1 процентында ВИЧ-инфекция соңгы стадияләргә җиткән. Кызганычка каршы, ВИЧ-инфекция белән авыручанлык буенча район күрсәткече республиканың уртача күрсәткеченнән шактый югары. Районда барлыгы 76 ВИЧ-инфекцияле исәптә тора һәм бу республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк. Быел районда – 1, узган ел 2 ВИЧ-инфекцияле үлгән. Узган ел да, быел да ВИЧ-инфекциянең үзеннән үлүчеләр юк.
Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X