САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда мобиль поликлиника эшләячәк

Агымдагы елның 18 сентябрендә районда мобиль поликлиника эшли башлаячак.

Халыкны Әлмәт шәһәре район үзәк хастаханәсе поликлиникасы табиблары кабул итәчәк.

18-29 сентябрь көннәрендә мобиль поликлиника Петровский Завод авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пункты янында эшләячәк. Мобиль поликлиникага Петровский Завод һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итә алачак. Шунысын истә тотарга кирәк: барлык табиблар да бер көнне килмәячәк. Әйтик, кардиолог — 18 һәм 25 сентябрьдә, невролог — 19 һәм 26 сы, хирург — 21 һәм 28 е, уролог — 22 һәм 29 ы, отоларинголог 28 сентябрь көннәрендә киләчәкләр.

Табибларның эш графигы турында үзегезнең җирлектәге фельдшер-акушерлык пунктларыннан да белешеп торуыгыз сорала, чөнки графикта үзгәрешләр булуы ихтимал.

Мобиль поликлиника график буенча декабрь ахырына кадәр Зур Нөркәй, Кәүҗияк, Александровка, Иске Минзәләбаш, Ләшәү Тамак, Иске Кәшер, Янурыс, Илексаз авыл җирлекләрендә булачак. Җирлекләрдә булу графигын өстәмә хәбәр итәчәкбез, газетаны һәм газетабызның сайтын күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев