САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Районда мәгариф тарихына багышланган китап тәкъдир ителде

Агымдагы елга чыккач, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге «Сарман районы мәгарифе: үткәне, бүгенгесе» - «Прошлое и настоящее образования Сармановского района» дигән китап бастырып чыгарды.

Аңа район балалар бакчалары һәм мәктәпләренең, шул исәптән ябылганнарының да тарихына караган язмалар тупланган. Алар ике: рус һәм татар телләрендә бирелгән. Шул уңайдан бүген Сарман үзәкләштерелгән китапханәсендә китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова китапның эшләнеше, төзелеше белән таныштырды, китапны бастыруда ярдәм иткәннәре өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, 1978-1988 елларда район Советы Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рафик Нуртдинов исеменә рәхмәт сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә тарихи материалларны туплауда район мәктәпләре директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, мәгариф бүлеге методистлары Миләүшә Гарипова һәм Гөлнара Салихова, кадрлар бүлеге белгече Фәридә апа ярдәм иткән. Тарихчы Назыйм Мәхмүтовка да китапны әзерләүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Назыйм Мәхмүтов, Бөек Ватан сугышы музее директоры Дания Кәшипова, Сарман үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Афзалетдинова да китап бастырылу уңаеннан туган тәэсирләре  белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев