Районда күршеләр бәйрәм итәләр
1999 елдан башлап бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган көн Россиядә 2006 елда гына кертелде.
Ел саен май аеның соңгы җомгасында Рәсәйдә Күршеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм үзеннән-үзе барлыкка килгән, дияргә дә буладыр. Күршеләр белән җыелып, бергә күңел ачу, аралашу, дустанә мөнәсәбәт үрнәге булган бәйрәм хәзер хәтта Халыкара статуска ия.
“Күрше хакы — Аллаһ хакы” дигәннәрен еш ишетергә туры килә. Борынгылар, йортка нигез салыр алдыннан, юкка гына булачак күршене барларга киңәш итмәгәннәрдер, чөнки “Күршең үзеңнән яхшы булсын” дигән гыйбарә дә урынсыз телгә кермәгән.
“Яхшы күрше — ярты бәхет”, — дигәннәрен дә ишеткәнем бар. Аллаһка шөкер, күршеләребез үскән йортымда да, хәзер үзебез яши торган урамда да — иң яхшылары. “Утың сүнсә дә, тозың бетсә дә” өчен генә түгел, чыннан да, еллар дәвамында сыналган, әмма сынатмаганнары. Күршеләрнең күршеләре дә — теләсә кайсы вакытта таянырлык, ышанычлы.
Сарманның Зиннәт Хәсән урамында яшәүчеләрнең ватсап төркемнәре дә бар. “Красотки-соседки” дип атала ул. Күршеләрне уртак шөгыльләр, гореф-гадәтләр дә берләштерә. Барысы да тәмле итеп пешеренергә, матур гөл-чәчәкләр үстерергә, бакчачылыкта осталар. Җиләккә баралармы, кичләрен урам әйләнергә чыгалармы, капка төбенә җыелалармы, берәрсендә өмә көтеләме — алар һәрвакыт бердәм, бәйрәмнәрдә дә бер-берсен котлашалар. Авырлыкларны бергә җиңәләр, кайгы-хәсрәтне уртак күтәрәләр, бергә сөенәләр-шатланалар да. Быел алар белән бергә ифтар мәҗлесендә булырга туры килде. Араларында остабикәләре дә бар. Зәйнәп, Әминә, Галия апалар догалары белән һәркем күңеленә шифа иңдерәләр, башкаларны да өйрәтәләр. Резидә, ике Тәслия, Рәзилә апалар пешергән пәхләвә, торт-пирогларны сарманлыларның күбесе авыз иткәндер. Каз пешерү, аларны туйга әзерләү серләрен дә яхшы белә алар. Гүзәлия һәм Эльмира — араларында иң яшьләре, шулай да, остазлары тәҗрибәле булгач, аларга аеруча “повезло”.
Бу төркем белән утка да, суга да курыкмый керергә була. Бер эш тә карышмый аларга. Бер-беребезгә үрдәк-каз, чеби чистарту өмәләренә йөрибез. Туган көннәрне бергәләп үткәрәбез. Бүләкнең дә һәркемне сөендерерлеген сайлыйбыз. Алдагы юбилеемда, сюрприз ясап, тәмле күчтәнәчләр пешереп, чәчәкләр-шарлар белән, көтмәгәндә килеп керделәр. Ул көнне бер оешма Сабантуй бәйрәменә бүләк җыеп йөри иде. Гармун моңнары белән алар да кушылдылар. Җырлап-биеп котладылар, шундый күңелле һәм истәлекле булды. Киңәш кирәк булса да, шундук төркемдә язышабыз. Гомумән, Аллаһка шөкер, урамыбызда гел яхшы кешеләр генә яшиләр. Кайсын гына алсаң да, ярдәмчел, уңган, тырыш, булдыклы. Һәркайсының үз эше, шөгыле бар, — диде Резидә Мирзасалихова.
Мондый күршеләрең булу, әлбәттә, үзе зур бәхет шул. Кызганыч, бере белән берсе аралашмый, бер-берсенә керешми, эт белән мәче кебек яши торганнар күршеләр дә юк түгел. Гомер буе бәрәңге ызаны бүлешә алмый, уртак булып үскән алмагачның җимешләре өчен тавышланып яши торганнары хакында да ишеткән бар. Ызгышып яшәүче “дошман” күршеләр турында газета-журналларда да язалар, үзебезнең редакциягә шалтыратып, күршесеннән зарланучылар да булгалады. Андыйларга, гадәттә, үгет-нәсихәт тә ярдәм итми. “Аллаһ ярдәм бирсен”, диясе генә кала. Яман күрше белән яшәве, ай-һай, авырдыр, Аллаһ сакласын, җәмәгать. Аннан күченеп котылсаң гына, куып җибәреп тә булмыйдыр. Дус-тату, аралашып, шатланып, һәр көннең кадерен белеп яшәүләргә ни җитә? Гомер бергә матур үтә бит. «Аллаһы Тәгалә каршында яхшы күрше булам, дисәң, үзеңнең күршеңә яхшы мөнәсәбәттә бул», — ди Пәйгамбәребез с.г.в. Икенче бер хәдисендә: «Күршеңне ихтирам итү — әниеңне ихтирам итү белән бер», — ди. Димәк, аларга да әти-әнигә караган кебек карарга тиешбез. Болар барысы да — күрше хакын хаклауга керә торган әйберләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев