САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Спорт

Районда иң яхшы бадминтончылар ярыштылар

Кичә Сарман аграр көллиятенең спорт залында бадминтон буенча ярышлар үтте.

Алар Россиядә һәм Татарстанда Ватан сакчысы елына һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышландылар.

Спорт турнирында өч яшь категориясенә караган егетләр һәм кызлар көч сынаштылар. Ярышларны оештыруга Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе укытучысы Марат Әшрафуллин да өлеш кертте. Төп хөкемдар булып аграр көллиятнең физик тәрбия укытучысы Илдар Гәрәев билгеләнде.

Нәтиҗәдә 2011-2013 елгы егетләр арасында беренче урынга Әмир Ардыханов лаек булды. Диас Әхмәдуллин – икенче, Константин Рубцов белән Даниэль Харисов өченче урыннарда урнаштылар. Шул ук категориядәге кызлар арасында Фирүзә Гәрәевага тиңнәр булмады. Эмилия Данилов, Самира Гайфуллина белән Әминә Камбиева җиңүчедән чак кына калыштылар.

2014-2015 елгы егетләр арасында җиңүче булып Сәид Гайфуллин танылды. Аның игезәге Рәсүл икенче урынны алды. Өченче урынны Булат Яхин белән Әмирхан Мәрданов бүлештеләр. Кызлар арасында беренче урынны – Кира Юдина, икенче урынны Илона Букун алдылар. Кира Маторина белән Милана Харисова бакыр призерлар булдылар.

2016 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Азамат Сафин җиңде. Радмир Имаев пьедесталның икенче баскычына менде. Даниэль Басков белән Шамил Фәйзелхаков өченче урында урнаштылар. Кызлар арасында Аиза Әшрафуллина беренчелекне яулады. Сафинә Хисәнбәева икенче булды. Өченче урында – Айнель Ризатдинова белән Әминә Мөхәммәдиева.

Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, Марат Әшрафуллин, Илдар Гәрәев, махсус хәрби операция ветераны – Әлмәт авылыннан Айдар Галләмов җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев