САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Районда диспансеризация бара

Узган елгы медиина тикшерүе вакытында йөрәк-кан тамырлары, онкология, диабет кебек куркыныч авырулары ачыкланган.

Сәламәтлек – Аллаһыбыз тарафыннан бирелгән бәһасез һәм кадерле бүләк, шуңа күрә Бөек Раббыбыз безгә аны сакларга кушкан. Ләкин, вакыт үткән саен, без аны сарыф итә барабыз, күп очракта сәламәтлегебезгә карата саксыз кыланабыз. Табиблар әйтүенчә, аны саклауның нәтиҗәле чараларыннан берсе – диспансеризация. Узган ел аның йомгаклары нинди булган? Быел ул ничегрәк үтәчәк? Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Галиев белән шулар хакында сөйләштек.
– Рамил Габдуллович! Без диспансеризацияне сәламәтлекне тикшерү чарасы дип беләбез. Табиблар күзлегеннән караганда һәм төгәлрәк әйткәндә, ул нәрсә?
– Диспансеризация, чыннан да, – сәламәтлекне комплекслы тикшерү. Аның максаты – йогышлы булмаган һәм кешенең гомерен кыскарта торган авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм кисәтү. Әйтик, безнең илдә, республикада, районда, гомумән, бөтен дөньяда үлем-китем буенча беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. Икенче урында – онкологик, өченче урында – эндокринологик авырулар. Медицина тикшерүләре, беренче чиратта, менә шушы авыруларны ачыклау өчен үткәрелә, әлбәттә, үпкә һәм бавыр авыруларына да игътибар бирелә. Алар 18-39 яшьлек кешеләр өчен – өч елга бер, 40 яшьтән башлап, ел саен уздырыла.
– Узган ел күпме кешегә диспансеризация үткәрдегез?
– Иң элек шуны әйтеп үтик: диспансеризация 2012 елдан бирле уздырыла. Ә 2020 елдан, ковид кичерү сәбәпле, гражданнар тирәнтенрәк тикшереләләр. План, ягъни тикшерелә торган кешеләр саны ел саен арттырыла. Мәсәлән, 2022 елда зурларның – 50, 2023 һәм 2024 елда – 60, быел исә 70 процент кешегә диспансеризация үткәрергә тиешбез. Планнар ел саен арттырып үтәлә, 2024 елда 13526 урынына 13916 кешегә, ягъни зурларның 102,8 процентына медицина тикшерүе үткәрдек. Быел исә 13756 кешене тикшерергә тиешбез. 2030 елга исә безнең алда зурларның барысына да, ягъни 100 процент кешегә диспансеризация үткәрү бурычы куелды.
– Узган ел нинди авырулар ачыкланды?
Диспансеризация вакытында иртә стадияләрдә беренче тапкыр 209 авыру ачыкланды. Аларның 94е – кан әйләнеше авырулары. Бу – беренче тапкыр ачыкланган авыруларның 44,9 проценты. Яман шеш – 20, диабет – 17, ашказаны авырулары – 13, сулыш юллары авырулары – 5, башка авырулар 60 булды. Диспансеризациядән тыш та авырулар ачыкланып тора. Әйтик, онкологик авыруларның барлыгы 156 очрагы билгеле булды һәм аларның 90 процентка якыны иртә – 1 һәм 2 стадияләрдә ачыкланды...
Язманы тулысынча 28 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев