Районда әлифба җыючылар бар
Район үзәгендә яшәүче эшмәкәр Рәүф Фатыйхов төрле халыкларның уку әсбапларын җыю белән шөгыльләнә.
Район үзәгендә яшәүче эшмәкәр Рәүф Фатыйхов район халкына игелекле эшләре белән билгеле. Күптән түгел аның шактый кызыклы шөгыле барлыгы да ачыкланды – ул төрле халыкларның «Әлифба»ларын җыя. Шушы уңайдан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- - Бу фикер башыгызга ничек килде һәм «Әлифба» җыю белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?
- - Күпләрнең әле татар «Әлифба»сыннан башкасын, әйтик, башка халыкларныкын күргәннәре дә юктыр һәм, мөгаен, бу китапның төрле булуын белми дә торганнардыр. Әлифбалар җыя башлавымның сәбәбе шул. Минем коллекциямдә, мәсәлән, музыкаль әлифба, табиблар әлифбасы, күңелле, мәктәпкәчә яшьтәгеләр, нәниләр әлифбалары һәм башка төрлеләре бар. Ә инде җыя башлауга килгәндә, бу эш белән әле берничә ел гына шөгыльләнәм.
- - Коллекциягездә ничә китап һәм нинди халыкларның әлифбалары бар?
- - Бүгенге көндә миндә 80нән артык китап бар. Иң борынгы дигәннәре 1905 елда чыккан. Элеккеге союздаш республикаларның әлифбалары барысы да диярлек бар. Коллекциямне чечен, чуваш, мордва, осетин, мари, өч төрле башкорт, коми, кыргыз, удмурт, казах, әрмән, үзбәк, таҗик, төрекмән, украин, кырым татарлары, белорус уку әсбаплары тулыландыра. Менә бу эстон әлифбасы 1952 елда бастырылган. 1952 һәм 1955 елгы букварьлар бар. Соңгылары 1955 елдан башлап төсле итеп чыгарыла башлаганнар. Аларга Ленин, Сталин бабайлар турында да мәгълүмат кертелгән. Менә бу татар азбукасы 2015 елда Мәскәүдә бастырылган, мөгаен, анда яшәүче милләттәшләребез өчендер. Анда татар халык уеннары, бәйрәмнәр һәм башкалар белән танышырга мөмкин. Озакламый грузин әлифбасы кайтырга тиеш. Латыш, литваныкылар хәзергә юк.
- - Коллекциягездә чит ил әлифбалары да күренә.
- - Төрек, вьетнам, француз, Португалия әлифбалары бар. Борынгырак китаплар да юк түгел. Латин әлифбасын атарга мөмкин. Гарәп телендәге борынгы әлифбаны Назим Мәхмүтов бүләк итте. Коллекциямдәге төрле халыкларның сүзлекләре белән дә танышырга мөмкин.
- - Әлифбалар тарихына багышланган китап та күренә.
- - «Татар әлифбасы: үткәне һәм бүгенгесе» дигән китапта, чыннан да, әлифбалар тарихы сурәтләнә. Ул 1942 елда чыккан. Хәтта сугыш елларында да фән үсеше тукталмаган, китаплар да бастырылган. Әлеге басмада төрле елларда чыккан китаплар турында белешмәләр бар.
- - Аларны каян җыясыз, каян табасыз?
- - Төрле җирләрдә булганда, китап кибетләренә керми калмыйм. Чит республикалар һәм илләргә барган кешеләр дә алып кайталар. Әйткәнемчә, Назыйм Мәхмүтов та җыеша. Ул бу китаплар белән мәктәпләрдә күргәзмәләр оештыра, укучыларны әлифбалар тарихы белән таныштыра. Озакламый күргәзмәне район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда да күрергә мөмкин булачак.
- - Кереш сүземдә Сезнең хакта юкка гына: «Игелекле эшләре белән билгеле», димәдем. Коллекциягез янында махсус операциядә хезмәт итүчеләр кулы белән имзаланган байрак та бар, ул, мөгаен, шундый эшләрегезнең дәлиледер?
- - Әйе. Махсус операциядә хезмәт итүчеләргә еш кына гуманитар ярдәм җибәрәм.
- - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев