САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Районда 82 кеше ВИЧ белән исәптә тора

Бүген район Советында гомуми сораулар буенча утырыш үтте.

Анда район үзәк хастаханәсенең участок педиатры, табиб-инфекционист Зөлфия Саликованың чыгышы тыңланды.

Ул XXI гасыр афәте — ВИЧ-инфекция турында сөйләде. Районда аның белән 82 кеше авырый.

«Әлеге вазифаны 2016 елдан бирле башкарам. Ул вакытта ВИЧ белән районда 57 кеше исәптә тора иде. Аларның 29ы вафат булды. Тик, кызганычка каршы, саннар артуга таба бара», — диде Зөлфия Раил кызы.

Аның сүзләре буенча, әлеге авырудан күбесенчә тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр интегә. Табиб кайдан да булса күченеп кайткан кешеләргә карата аеруча игътибарлы булырга өндәде.

«Алардан кан анализы алып, тикшерергә кирәк», — дип ассызыклады ул.

Районда 82 кеше ВИЧ белән исәптә тора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев