Район журналистларын ЮХИДИ бүлеге начальнигы тәбрикләде
Ел дәвамында юлда йөрү кагыйдәләрен, иминлекне профилактикалаудагы, юл хәрәкәтендә катнашучыларның белемнәрен арттырудагы уртак хезмәт өчен, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Николай Самойлов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова “Сарман” газетасы журналистларына рәхмәт белдерделәр.
Ел саен үткәрелә торган “Ышаныч һәм иминлек” район бәйгесенә йомгак та ясалды. Нәтиҗәләр буенча үзәк җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабировага, аның урынбасарлары Зөлфия Шәрипова белән Илназ Сираевка, смм-белгеч һәм веб-редактор Гүзәл Бикмиева белән Алсу Бормотинага Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
- Хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә хезмәттәшлек җепләре ныклы, нәтиҗәләр куанычлы, юлларыбыз имин булсын, - диде Николай Дмитриевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев