САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район хатын-кызлары төрле өлкәләрдә хезмәт куялар

Сарман районының хезмәт сөючән хатын-кызлары — һәр өлкәдә үрнәк. 8 Март бәйрәме уңаеннан төрле һөнәр ияләре үзләренең эш тәҗрибәсе һәм тормыш юллары белән уртаклашты.

Гөлия Гыйльфанова, мәктәп директоры: 

- Алабуга дәүләт педагогия институтының татар һәм инглиз телләре бүлеген тәмамлап, 1999 елда Сарман гимназиясенә эшкә кайттым. Бер елдан, кияүгә чыгып, укытырга Иске Минзәләбаш авылы мәктәбенә күчтем. Анда да инглиз теле фәнен бирделәр. Шулай да 2017 елда мәктәптән китеп алырга туры килде. Тик күңел мәктәпкә тартылды, һәм мин ике елдан янә укытучылык эшемә кайттым. Узган елның август аеннан җитәкчелек вазифасын да йөкләделәр. Укытучылар гаиләсенә килен булып төшүем дә, мөгаен, миңа җаваплылык өстәгәндер. Бүгенге көндә хезмәтемне яратып башкарам. Укытучы булу – балаларга белем һәм тәрбия бирү генә түгел, аларга кеше булырга өйрәтү ул. Укытучы – ул икенче әни кебек. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларыбызның язмышлары белән дә кызыксынып торам, аларның уңышлы булуларын телим. 

Резидә Таҗетдинова, мәдәният йорты директоры:

- Хезмәт юлымны Рантамак авылы китапханәсендә башладым. Аннан Сарманда район үзәк китапханәсендә эшләдем. 2002 елдан төп хезмәтемә мәдәният йорты директоры вазифалары да өстәлде. Өч-Өйле Саклау авылында халык саны аз булса да, яше дә, карты да барлык чараларда да актив катнашалар. Үзем дә талантлар эзлим. Концертмы, спектакльме – зал бездә тулы була. Җырчылар да килеп торалар. “Оста куллар”, “Нәфис сүз”, “Без – табигать балалары” түгәрәкләренә дә бик теләп йөриләр. “Лилия” бию коллективы, “Мизгел” фольклор ансамбле чыгышларын һәр чарада көтеп алалар. Өлкәннәр өчен “Җомга көн кич белән” түгәрәге эшли. Аларның бердәмлеге, активлыгы сокландыра. Яшьләр белән дискотекалар, төрле кичәләр оештырабыз. Күрше авыллардан да егетләр-кызлар җыелалар, бер-берсен туган көннәр белән котлау традицияләре бар. Бергәләп бәйрәм торты белән чәй эчәбез. “Сезнең янда атмосфера рәхәт, апа”, - дигәч, күңелләр күтәрелеп китә. Хезмәтемә моннан да зур бәя булмастыр. Сирәк ял итәргә туры килсә дә, эшемне яраткач, халык арасында борчу-мәшәкатьләрем онытылып тора. Сәхнә – ул тылсымлы дөнья. Монда син үзең генә түгел, биредә – мең төрле язмыш. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, тормышларыбызны бизәп яшибез. 

Нурия Сорокина, ветераннар хәрәкәте активисты:

- Мин халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшләдем. Элек авылларда аның пунктлары бар иде бит, шунда кабул итүче вазифалары башкардым. Телевизоры, суыткычы ватылса да, киемен чистартасы булса да, авыл халкы комбинатка килә иде. Лаеклы ялга Сарман беренче санлы урта мәктәбе ашханәсеннән чыктым. Бүгенге көндә авыл мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшлим, әмма бер генә мәдәни чарадан да читтә калмаска тырышам. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан кызларымны, оныкларымны, дусларымны, хезмәттәшләремне бәйрәм белән тәбриклим. Барыбыз да исән-сау яшик, дөньялар тыныч булсын. 

Гайшә Нуретдинова, ветеран-нефтьче:

- Тумышым белән Түбән Ләшәүдән булсам да, Яңа Минзәләбаш авылына килен булып төшүемә 64 ел тулды. Тормыш иптәшем белән бер кыз һәм ул тәрбияләп үстердек. Аларның хәзер үз гаиләләре бар, берсе – Әлмәттә, икенчесе Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә. Дүрт оныгым, 6 оныкчыгым өчен сөенеп яшим. Намаз саен барысына да бәхет-тәүфыйк, сәламәт хәерле гомерләр телим. Миңа – 84 яшь. Үз-үземне йөртә алуыма шөкер кылам. Балалар үзләренә чакыралар, кунакка да алып китәләр, тик үземнең йортымны сагынып, шушында рәхәт, дип кайтам. Хәзер, Аллаһка шөкер, тормышлар иркен, мул, яшәү шартлары да уңай бит. Җитәкчеләр дә бар мөмкинлекләрне тудырып кына торалар: краннан су килә, юлларны ачалар, утлар, балкып, янып тора, пенсияләрне вакытында бирәләр. Бер зарланырлыгыбыз юк. Без бит Җәлилгә карыйбыз. 20 елдан артык нефтьчеләрдә хезмәт куйдым, басуда оператор булып эшләдем. Тормышымнан бик канәгатьмен. Күзләремә операция ясаттым, хәзер гәҗит-журналлар укыйм, ил-көн хәбәрләре белән танышып барам. Шөкердән башка сүз юк, дөньялар тыныч булсын.

Рузилә Шәйгалләмова, пешекче:

- Хезмәт юлын Җәлил ОРСында пешекче булып башладым. Аннан, кияүгә чыккач, Колмәт авылына кайтып төпләндек. Анда колхозда эшләдем, кайда билгеләсәләр, шунда хезмәт куярга туры килде. Әмма бервакытта да яраткан эшемнән аерылмадым. Хатын-кызга гаиләсен тәмле ашлар белән сыйлау, якыннарын хөрмәтләү вазифалары да йөкләнгән бит. Бакчачылык белән шөгыльләнергә яратам, алмаз мозаикасы белән картиналар чигәм, бәйлим. Җылы оекбашларымны гуманитар ярдәм белән дә җибәрдем. Тормыш иптәшем белән өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә дүрт онык сөенече күрәбез. Игезәк улларыбызның берсе махсус хәрби операция зонасында ил сагында тора. 1,5 ел ярым дәвамында ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте. Аның сөенечле хәбәр белән бөтенләйгә исән-имин кайтуын көтәбез. Һәр иртәбез ил-көннәргә тынычлык теләп башлана, йокларга ятканда да, догаларымны укып, балама исәнлек телим. 8 март уңаеннан барлык хатын-кызларга әни бәхете, әби рәхәте, кыз туган хөрмәте телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев