Район халкының күптән мондый кыш күргәне булмаган
Мартны без кыш белән саубуллашу ае буларак кабул итәбез. Быел исә табигать гаҗәпләндерүдән туктамый.
Кар көрәү туклану режимы белән бергә – көненә өч тапкыр башкарыла. Яңалыклардан күргәнчә, шәһәрләрдә аның авырлыгын йорт түбәләре дә күтәрә алмый, ул фатирларга да шактый зыян сала. Көннәр җылыта башлау белән, түбә кыекларыннан зур тизлек белән кар төшә башлый – бу да кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудыра.
Соңгы көннәрдә кинәт кенә суытып та җибәрде бит әле. Мартта һава торышының 25-28 градуска кадәр төшүен бер дә гадәти хәл дип әйтеп булмый. Гомумән, 2026 ел үзенең көтелмәгән салкыннары һәм бураннары белән табигатьнең икенче йөзен күрсәтте. Мәктәпләрдә укулар вакытлыча туктатылып торды, югары уку йортлары да онлайн укуга күчеп алдылар, хәтта транспорт рейслары күчерелде.
Техника белән бәйле хезмәттәгеләргә аеруча авыр. «Машинаны бик озак җылытырга туры килә. Җитмәсә, суыклар беткәндер инде дип, «җәйге» май салган идем. Ул куера, машина авыр кабына. Ләкин эшләргә, гаилә турында кайгыртырга кирәк», – диде бер танышым.
Ә хайваннар табигать хикмәтләренә ничек түзә икән? Аларның бит, өйгә кереп, җылынырга мөмкинлекләре юк. Аллаһка шөкер, дөньяда яхшы кешеләр бар.
– Бу көннәрдә иң мөһиме – бер-береңә ярдәм итү. «Кече дусларыбыз»ны аеруча кызганам. Этебезнең оясына җылы материаллар куйдым, даими кардан чистартып торам, җылы ризык, су бирәм. Үзебезнең песиебезне – өйгә, урамда каңгырап йөргәннәрен – сарайга кертәм, аларны да ашатам, – диде Сарман авылыннан Гүзәл ханым.
Укучылар арасында да төрле фикерләр йөри. Кемдер мәктәпкә барасы булмаганга сөенә, кемдер иптәшләрен сагына, «Алар белән телефоннан гына язышу җитми», – ди. Аларның бәхетенә, укулар озакка туктатылмады. Алай гына да түгел, һава температурасы да күтәрелеп бара. Кар да, әкренләп кенә булса да, эри, быел ташу да көчле булырга охшаган. Прогнозларда яңгырлар да күренә хәтта. Хәвеф-хәтәрсез генә булсын!
Быелгы кыш күпләрнең хәтерендә озак сакланыр. Ул безгә табигатьнең кодрәтен, ә безнең исә аның алдында көчсез булуыбызны искә төшерде. Кешелеклелек, ярдәмгә һәм җылылык өләшергә әзер булу менә шундый вакытларда сынала да инде.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев