САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Район халкы вейпингның зарары турында беләме?

Саннардан күренгәнчә, балигъ булмаган яшүсмерләрнең якынча 40 проценты, моңа кадәр гадәти сигарет кулланмаган булсалар да, вейп, ягъни электрон сигаретлар тарта башлыйлар.

Белгечләр әйтүенчә, вейпинг яшьләр арасында һаман популярлаша бара. Югыйсә, мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы 20 елда тәмәке тарту алар арасында даими рәвештә кими барган иде. Сигарет һәм вейп кулланучылар вейпингны, тарту түгел, чия, бөтнек, шоколад исләре кушылган пар болытлары сулап чыгару, диләр. Янәсе, аның исе күңел кайтаргыч тәмәке төтене исенә һич кенә дә охшамаган.
Яшьләр тарту өчен кулланыла торган гаджетларны традицион тәмәкенең куркынычсыз алмашчысына тиңлиләр, һәм бу аларның популярлыгын тагы да арттыра. Чыннан да, электрон сигаретлар гадәтиләреннән яхшыракмы? Ул гадәти тәмәкенең куркынычсыз алмашчысы була аламы? Бу сорауларга җавап табарга район балалар табибы Люция Алиуллина ярдәм итә.
– Вейпинг ул – аэрозольне эчкә сулау һәм сулап чыгару процессы. Ул вак кына кисәкчекләрдән тора, аларда агулы кушылмалар, никотин һәм ароматизаторлар бар. Ә электрон сигарет – аэрозольне барлыкка китерүче җайланма.
Аларның популярлыгы нәрсәдә соң? Тартуның яңа форматын еш кына яшьләр сайлыйлар. Аларны, нигездә, гаджетның, ягъни электрон сигаретның тышкы кыяфәте, компактлылыгы, формасы, уңайлылыгы җәлеп итә. Хуш исләре төрле булу да, тәмәке төтене исен һәм тәмен яратмаган яшьләргә аның татлы тәме дә ошый. Исе кискен булса да, төтен болытлары күренми, монысы исә тарту фактын яшерергә ярдәм итә.
Күпләр, электрон сигаретлар гадәтиләре кебек үк зарарлы түгел, дип саныйлар. Бу – алай түгел. Никотинсыз дип саналган катнашмаларда еш кына никотин бар булып чыга. Ул бәйлелек барлыкка китерә, башка бәйлелекләр ихтималын арттыра, яшүсмерлек чорында баш миенә тискәре йогынты ясый.
Никотин катнашмаларда бензой кислотасы тозы рәвешендә була, тиз суырыла, сеңдерелә, шунлыктан электрон сигарет тартучылар, тәмәкедәгегә карый, зур никотин дозасы алалар. Шунысы да бар: тәмәке тартучылар бер тартканда 1-2 сигарет тарталар, ә вейперлар электрон сигаретны өзлексез тарта алалар, никотин дозасы шул сәбәпле дә үпкәгә күпкә артыграк алына.
Аэрозольдәге никотин артерияләрне тарайта, бу йөрәк өянәгенә китерергә ихтимал. Кешенең баш мие 25 яшьтә генә өлгереп җитә. Шушы яшькә кадәр никотин баш мие өчен бик зарарлы. Бигрәк тә – балалар һәм яшүсмерләр өчен.
Күп кенә электрон сигаретларның хуш ис бирә торган сыеклыкларында үпкә авыруларына китерүче куркыныч химик матдәләр бар. Аэрозоль кисәкчекләре астма авыруын китереп чыгарырга да мөм-киннәр. Алтынсу стафилококк бактерияләре исә аның тәэсиреннән тагы да тотрыклыга әйләнәләр һәм антибиотикларга бирешми башлыйлар. Аэрозоль иммун системасының реакциясен киметә, грипп, ковид һәм башка сулыш юллары авыруларын барлыкка китерүче бактерияләргә каршы бирешүчәнлекне арттыра, тамак һәм күзне ярсыта, аннан ютәл барлыкка килергә һәм баш әйләнергә мөмкин. Тарту җенси система функцияләрен дә боза, импотенция һәм кысырлыкка сәбәпче була. Балалар һәм яшүсмерләрдә бәйлелек тә бик тиз барлыкка килә.
Электрон сигарет йөкле хатыннар, бигрәк тә карындагы бала өчен дә куркыныч. Йөкле хатын сигарет тартканда, яралгыга кан килү кими, ул кислород ачлыгы кичерә, бу исә баланың баш мие өчен аеруча куркыныч. Никотин диабетка да сәбәпче булырга мөмкин. Күпләр электрон сигаретны теләсә кайда, хәтта тарту тыелган урыннарда да тартырга мөмкин дип уйлыйлар. Ул тәмәке төтене түгел, бары тик зарарсыз пар, дип фикер йөртәләр. Бу – алай түгел. Электрон сигарет бүлеп чыгара торган аэрозоль кисәкчекләре һәрвакыт үпкәне зарарлыйлар. Шуны да белеп торырга кирәк: ябык корылмаларда сигарет тартканда, зарарлы матдәләр тәрәзәләргә, стеналарга һәм башка өслекләргә утыралар. Нәтиҗәдә, тикшерүләр күрсәткәнчә, тартмаучы кешеләр, тартучылар янында торганда, аңа караганда да күбрәк үпкә өчен бик куркыныч булган зарарлы матдә сулыйлар.
Электрон сигаретның бер капсуласында 20 гадәти сигаретта булган күләмдә никотин бар. Бер электрон сигаретны уртача 200 тапкыр эчкә суырырга, тартырга мөмкин.
Электрон сигаретлар гадәти сигаретларга берничек тә зарарсыз альтернатива була алмыйлар. Тартуның һәр төре һәм ысулы сәламәтлек өчен куркыныч. Балалар һәм яшүсмерләр өчен – аеруча. Чөнки аларның организмы әле формалашып бетмәгән.
Электрон сигаретлар әйләнә-тирә мохит өчен дә бик зарарлы. Алар литий-ионлы аккумуляторларда эшлиләр һәм бер тапкыр гына кулланылалар. Бу батареяларның шартлау, янгын чыгару, җитди травмаларга китерү очраклары билгеле. Сигарет сыеклыгын йоткан балалар һәм зурларның агулану -очраклары да бар. Шуңа күрә, ул сәламәтлеккә тиз генә тәэсир итми, моның өчен күп вакыт кирәк, дигән сүзләргә дә ышанырга ярамый. Дөрес, аэрозоль составында булган глицерин кеше өчен зарарсыз, ләкин аны 300 градуска кадәр җылытканда, агу ясала. Беренче Бөтендөнья сугышында аны агулаучы матдә буларак кулланганнар.

Фото – https://photobank.tatar-inform.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев