Район халкы уяулыгын югалтмаска тиеш
Иң мөһиме – уяулыкны югалтмау һәм гадәттән тыш очракларга әзер тору кирәк.
Районда төрле милләт вәкилләре яшәүгә карамастан, алар үзара дус-тату, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар. Бәйрәмнәре уртак, уй-фикерләре дә килешә. Быелгы елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителүе дә татулыкка өнди. Бу уңайдан районда уздырылучы чараларга өлкәннәрне дә, яшьләрне дә тигез дәрәҗәдә җәлеп итәләр. Күптән түгел җирлекләрдә узган Май чабу бәйрәме дә милләтара татулыкның үрнәге булды. Хәер, хәзер күбрәк Интернет пәрәвезе чолганышында яшәүче яшүсмерләрне беразга гына булса да шулай ял иттерү бер дә зыянга түгел. Районда эшләүче “Кибердружина” отряды вәкилләренең максаты булып яшүсмерләрне Интернетта җәмгыятькә каршы сәясәт алып баручылардан, наркотик матдәләр куллануга, төрле террактлар һәм суицидаль күренешләрне пропагандалауга җәлеп итүчеләрдән саклау тора, чөнки үсмерләрнең ныгып җитмәгән үзаңы йогынтыга тиз бирешергә сәләтле. Үсмерләрнең хокук бозуы, шартлаткыч матдәләр кулланып, җинаять эшләргә әзерләнүе, үз-үзенә кул салуы турындагы хәбәрләр мәгълүмат чараларында әледән-әле күренгәләп тора. Районның ФОРПОСТ яшьләр үзәге әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып бара.
«Кибердружина» – виртуаль җинаятьчелеккә каршы көрәшүчеләрнең иҗтимагый хәрәкәте, ул ил күләмендә шушы юнәлештә эшләүче яшьләрне берләштерә.
Мәктәптә, укучыларга белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, аларның гомерен, сәламәтлеген саклау юнәлешендә дә күләмле эш башкарыла. Хәзер гади генә йомышың төшеп мәктәпкә барсаң да, сине тиз генә бусагадан уздырмыйлар. Беренчедән, мәктәп капкасыннан, я ишегеннән керә алмыйсың – алар бикле. Тәртип сагында торучы ишекне ачса да, җентекләп, синең кемлегеңне, документларыңны, нинди максат белән килүеңне тикшерә. Бу – дөрес тә. Ата-ана баласын мәктәпкә аның иминлеге өчен ышанып җибәрә бит. Укытучылар балаларга һәм ата-аналарга зыянлы сайтлардан саклану ысуллары турында һәрвакыт аңлатып торалар. Интернет битләрен хокук саклау органнары да даими тикшереп тора. Бу мәсьәлә район прокуроры күзәтүе астына да алынган.
Авыл җирлекләрендә дә террорга каршы торуга юнәлдерелгән сәяси, социаль-икътисади мәсьәләләргә җитди карыйлар. Территорияләрдәге эш планының да максаты шул. Хуҗасыз йортлар, тораклар даими күзәтү астына алыналар, район эчке эшләр бүлегенең миграция эшләре буенча бүлекчәсе белән берлектә легаль булмаган миграциягә каршы тору, милләтара конфликтларны кисәтү чаралары күрелә. Авылларда таныш түгел затлар күренгән очракта авыл халкы да уяулык күрсәтергә тиеш, битарафлык берничек тә кабул ителми.
Болар хакында районның террорга каршы комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышында җитди сөйләшү булды. Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Игелекле эш-гамәлләр кылып, үзара дус-тату яшәүне һәркем булдыра ала. Янәшәдәгеләргә игътибарлы булу, хөрмәт белән карау бердәмлекне ныгыта. Бары тик толерантлык һәм бер-береңне ихтирам итү генә безгә террорчылыкның тамырын корытырга, аның тарафдарларының җәмгыятьтәге ярдәмгә өметләрен бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Айгөл Гатауллина, ФОРПОСТ җитәкчесе:
- “Кибердружина” отряды составына мәгариф учреждениеләренең 21 информатика укытучысы кертелгән. Алар балаларның һәм яшүсмерләрнең тыелган сайтларга керүенә күзәтчелек итәләр. Шулай ук деструктив төркемнәрне анализлап, аларга язылучылар санын, араларында безнең район кешеләренең, шул исәптән яшүсмерләрнең булу-булмавын, төркемдәгеләрнең нәрсә хакында язышканнарын тикшереп торалар. Күзәтүләр күрсәткәнчә, негатив күренешләр, җәмгыятькә каршы идеология алып баручылар юк. Тискәре төркемнәргә язылучыларның саны азаюы, әлбәттә, аларның чынлыкта да шулай булуын тулысынча дәлилли алмый. Чөнки реаль исемнәрен яшереп теркәлүчеләр дә юк түгел. “Кибердружина”чылар тарафыннан башка төрле шикле сайтлар да даими тикшерелеп торыла, шик туган очракта, алар хакында Роскомнадзорга хәбәр ителә.
Соңгы араларда яшүсмерләр арасында яңа төрле хәрәкәт пәйда булды. Аның активистлары яшьтәшләрен төрле сугышуларга чакыралар. Шунысы начар: моның хакында, җыелу урыннары турында алдан үзләренең төркемнәрендә хәбәр итәләр. Махсус символикалы киемле яшүсмерләрнең бергә җыелып, сәүдә үзәкләрендә чыгыш ясау очраклары Әлмәт, Казан шәһәрләрендә күзәтелде. Бу бөтен Рәсәйгә таралды. Хәрәкәт персонажы әкияттә яши. Ул яшьләр арасында популярлык казанып, аларның аңын томалый. Яшүсмерләрне шундый ялгыш адымнардан саклар өчен, күбрәк профилактик чаралар – класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрү, аларның буш вакытларын файдалы итеп уздыру чаралары күрү зарур.
Ләйлә Шәйхразыева, Зур Нөркәй мәктәбе директоры:
- Мәктәп куркынычсызлыкны саклау буенча эшен дәүләт күләмендәге законнар, концепцияләр, карарлар, мәктәпнең үз Нигезләмәсе, куркынычсызлык паспорты, планнары нигезендә алып бара. Төрле шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән укучылар да, укытучылар да даими танышып, искәртелеп торылалар. Сыйныф сәгатьләрендә, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә дә һәрвакыт бу темалар актуаль. Мәктәп территориясенә керү капкасы, бина ишекләре бикле тора. Килгән кеше сак хезмәте аша үткәрелә. Мәктәп бинасына тышкы һәм эчке якта берничә җирдә видеокүзәтү урнаштырылган, андагы хәрәкәт дискларга яздырылып барыла. Территория барлык яктан яктыртылган. Вахтада металл эзләү җайланмасы, хәвеф төймәсе куелган. Мәктәптә гадәттән тыш очраклар өчен тавышлы хәбәр итү җайланмасы бар. Аларның төзеклеге һәр көнне тикшерелә һәм махсус журналга тамга куела. Планлы рәвештә профилактик күнегүләр уздырыла. Янгын чыкканда, шикле әйберләргә тап булганда, экстремизм очракларында ни рәвешле хәрәкәт итәргә кирәклекне укучылар да, укытучылар да беләләр, даими аңлатылып торыла.
Рамил Садыйков, Әлмәт урта мәктәбе директоры:
- Мәктәпнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен комплекслы эш алып бару мөһим. Бу уңайдан мәктәп директоры приказы белән террорга каршы комиссия, аның планнары, инструктив документлары булдырылды. Техник хезмәткәр тарафыннан мәктәпкә керү ныклап тикшерелә, ул металл эзләү җайланмасы куллана. Бина янгын-сак сигнализациясе белән җиһазланган, хәвеф төймәсе эшли, видеокүзәтү көйләнгән. Мәктәп территориясе 1,5 метр биеклектәге металл койма белән әйләндереп алынган, бер керү капкасы куелган. Укучылар гадәттән тыш ситуацияләр очрагында ничек хәрәкәт итәргә кирәклеге хакында беләләр, бу уңайдан даими аңлатулар, әңгәмәләр, профилактик чаралар уздырыла. Мәктәптә укытучылар, укучылар ярдәмендә дежур тору оештырылган. Шулай да хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Мәктәпкә өстәмә ике видеокамера кирәк. Хәвеф хакында тавышлы хәбәр итү җайланмасы, мәктәп бинасына кергәндә турникет урнаштыру, резерв электр белән туклану чыганагы белән тәэмин итү кирәк. Видеосистемага, бинаның электр системасына даими хезмәт күрсәтү таләп ителә. Профилактик чаралар һәрвакыт ышанычлы ысул булып кала бирәләр. Иң мөһиме – уяулыкны югалтмау һәм гадәттән тыш очракларга әзер тору кирәк.
Данияр Газизов, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы:
- Җирлектә террорга дучар булырга мөмкин ике объект бар: берсе – 4 категория куркынычлылыкка ия мәктәп, икенчесе – 3 категорияле мәдәният йорты. Мәчетнең куркынычлылык категориясе юк. Барлык объектлар да террорга каршы торуга әзерлек буенча тикшерү үттеләр. Биналарда гадәттән тыш очраклар өчен эвакуацияләнү схемалары язылган стендлар урнаштырылган. Җирлек күпмилләтле (12 милләт вәкиле яши) булса да, халык үзара дус-тату, аңлашып яши, барлык чараларда бердәм катнашалар. Ирекле халык дружинасы, активистлар ярдәме белән һәйкәлләр даими күзәтү астында тотыла. Авылга читтән кайтып урнашучылар игътибар үзәгенә алыналар. Җирлектә узачак чаралар хакында эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә алдан хәбәр ителә.
Илгизәр Габделгазизов, Азалак авыл җирлеге башлыгы:
- Җирлектә террорга һәм экстремизмга каршы торуны профилактикалау эшләре план нигезендә алып барыла. Участок полиция уполномоченные, мәгариф, җәмәгать һәм дин оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклау оештырылган. Ана капиталы акчаларына сатып алынган йортлар, файдаланылмый торган биналар күзәтү астына алыналар. Бүгенге көндә җирлектә 3 мәдәният, 3 сәламәтлек саклау, 2 мәгариф, 3 дини объект бар. Мәчетләрдән тыш, аларның барысына да куркынычлылык категориясе бирелгән. Җирлеккә кергән Азалак, Юлтимер, Шыгай авылларында гомуми 423 хуҗалыкта 823 кеше яши. Күпчелекне татарлар тәшкил итеп, рус, кыргыз, үзбәк, таҗик, грузин милләтләреннән дә вәкилләр бар. Рәсми теркәлгән этник диаспоралар юк. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр белән бәйле аңлашылмаучанлыклар күзәтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев