САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район халкы кызудан коктейльләр ярдәмендә «кача»

Соңгы көннәрдә һава торышы бераз сүрелде. Тик җәй көннәрендә көч кертеп җибәрә торган эчемлекләр һәрвакыт актуаль булып калалар. Сезгә аларны ясау ысулларын тәкъдим итәбез.

Бөтнекле сөт
Кирәк булалар: сөт — 0,5 литр, шикәр — ике аш калагы, яңа бөтнек — бер-ике сабак.
Сөтне кәстрүлгә салыгыз. Бөтнекне юыгыз, яфраклар ис чыгарсын өчен, бармаклар белән бераз уыгыз. Аны сөт белән кәстрүлгә салыгыз, утка куегыз.
Сөтне кайнатып чыгарыгыз. Шикәр салыгыз һәм, болгата-болгата, бер-ике минут тагын кайнатыгыз. Сөт белән бөтнекне уттан алыгыз һәм 20–30 минутка суынырга калдырыгыз. Каймагын алыгыз, бөтнекне дә алып атыгыз. Сөтне сөзегез һәм суыткычка куегыз.
Кайнатылган сөтнең суыткычта озак саклану мөмкинлеге булу сәбәпле, бөтнекле сөтне берничә тапкыр кулланырлык итеп әзерләргә була.
Кефирдан коктейль
Кирәкле ингредиентлар: кефир — 500 грамм, өрек — 3–5 данә, яшеллек — тәм буенча, боз кубиклары — теләк буенча.
Кефирны блендерга салыгыз. Өрекләрне юыгыз, киптереп сөртегез, икегә бүлегез һәм төшләрен алыгыз. Блендерыгыз бик көчле булмаса, өрекләрне ваграк итеп турагыз. Аларны кефир янына салыгыз. Яшеллекне дә, юып һә киптереп, блендерга өстәгез.
Блендерның капкачын ябыгыз, максималь көченә куегыз, коктейльны «һава күбеге» барлыкка килгәнче һәм өрек белән яшеллек вакланып беткәнче күпертегез.
Коктейльдә җиләк-җимеш кисәкләре калмаска, бертөрле масса барлыкка килергә тиеш. Ул әзер булгач, аны стаканнарга бүлегез. Әлеге эчемлекне шунда ук эчеп куйсагыз, ул тәмлерәк була.
Рәсем — ru. freepik. com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев