Район халкы яшел чәйне дөрес пешерәме?
10 апрельдә Яшел чәй көне билгеләп үтелә.
Аның ватаны – Кытай. Яшел чәй составында организмны картаюдан саклаучы катехин матдәсе бар. Бу эчемлек шулай ук йөрәк-тамыр, ашкайнату, нерв һәм матдәләр алмашы системаларына йогынты ясарга мөмкин. Ләкин белгечләр яшел чәйне чамалап кына кулланырга киңәш итәләр. Иң яхшы доза – көнгә 1-3 чынаяк һәм аны иртән яки көндез куллану яхшы. Шикәр һәм сөт чәйдәге антиоксидантларны нейтральләштерәләр, шуңа күрә аны шикәрсез һәм сөтсез эчү яхшырак. Югары кан басымы, азканлылык, ашказаныэчәк тракты авырулары булганда һәм йөкле хатын-кызларга яшел чәйдән тыелып тору киңәш ителә.

Әлеге эчемлекне ничек пешерергә соң? 3 г чәйгә 250 мл су җитә. «Җылылык шокы»ыннан саклау өчен, чәйнекне иң элек кайнар су белән чайкап алу яхшы. Чәй өстенә шаулап кайнап торган су салмагыз, чәйнең тәме бозылачак. Яшел чәйнең күп сортларының тәме 75-80 градуста ачыла. Пешерү вакыты – 3 минут. Чәйне озак төнәтергә кирәк түгел, ул нәфис тәмен югалтачак.
(«Гаилә» календареннән)
Рәсем ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев