Район халкы фатирда йорт хайваннары тотамы?
Кешене яхшырак белергә теләсәң, аның хайваннарга карата мөнәсәбәтенә игътибар итәргә кушалар.
Һичшиксез, «кече туганнар»ыбызны яратырга кирәк, йорт хайваннары аеруча безнең назга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Тик кайбер кешеләр аларны яратуда тиешле чикләрне узып китмиләрме икән соң?
Элегрәк фатирларда йорт хайваннары асрау шактый сирәк күренеш санала иде. Песи, эт сөючеләр аларны күбесенчә аерым урында тоттылар. Уңайлы да бит – хайваннар үзләре саф һавада йөриләр, еш кына мөстәкыйль рәвештә тукланалар, эшләрен башкаралар. Ни дисәң дә, күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен, аеруча беренче катта булмаган очракта, мәшәкате күбрәк. Яраткач, кайгыртасың инде, аерым йортта яшәүчеләр хайваннарны башка максат белән дә асрыйлар: песи кимерүчеләрдән нәтиҗәле чара булып торса, эт йортны көтелмәгән кунаклардан, кош-кортларны төрле ерткычлардан саклый...
Район халкы фатирда йорт хайваннары тотуга карата нинди мөнәсәбәттә икән соң? Күршеләренең «кече дуслары» аларга комачауламыймы? Бәлки, үзләре дә фатирларында песи яки эт асрыйлардыр? Моның турында беләсегез килсә, район газетасының 18 август санын укыгыз.
Альбина Сабирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа