САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район спортчылары виртуаль футболда да, уен кырында да сынатмыйлар

Күптән түгел Казан шәһәрендә «фиджитал» концепциясенә нигезләнгән «Киләчәк уеннары» тәмамланды.

Таныш булмаган сүз күпләрнең колагына чалынгандыр, кемнәрдер уеннарны күзәтеп тә барганнардыр. «Фиджитал» сүзе нәрсәне аңлата соң?
Ул инглиз теленең physical (физик) һәм digital (цифрлы) сүзләрен кушып ясалган. Гади генә әйткәндә, фиджитал уеннар классик спортны һәм киберспортны берләштерә. Мисал өчен, фиджитал-футболны алыйк. Спортчылар иң элек уен приставкасында көч сынашалар, аннан соң шундагы исәп белән уен кырына чыгалар. Голлар кушыла, шуннан гомуми исәп чыга. Мондый форматта футбол гына түгел, башка спорт төрләре дә оештырыла.
Узган елны нефтьчеләр тарафыннан Әлмәт шәһәрендә оештырылган шундый уеннарда район футболчылары да катнаштылар. Сарман командасы турнирда җиңүгә иреште.
— Фиджитал уеннарны кызыклы формат, дип саныйм. Быел дөнья күләмендә дә оештырылгач, аларның киләчәге бар дип саныйм. Казанга "Киләчәк уеннары"н күзәтергә барырга теләк бар иде, тик планнарны чынга ашырып булмады. Үзем дә кайчак виртуаль футбол уйнап алырга яратам, — ди районның беренче санлы спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Илсур Ганиев.
Аның кул астында тәрбияләнүче футболчылар фиджитал уеннарда гына түгел, классик спортта да даими рәвештә уңышларга ирешәләр.
Алар турында күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 22 март санын укырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев