САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район педиатры Люция Алиуллина имезү турында сөйли

Балалар — безнең киләчәгебез, дибез. Белгәнебезчә, баланың сәламәтлеге күп төрле факторлар ярдәмендә тәэмин ителә. Шуларның берсе — күкрәк сөте.

Туклану — балалар сәламәтлеге һәм үсеше өчен бик мөһим. Ул бала организмы өчен төзелеш материалы булып тора, аны энергия белән тәэмин итә. Кызганычка каршы, хәзерге көндә күп әниләр, җитди сәбәпләр булмаса да, нәниләрен ясалма тукландыруга күчерәләр.

Катнашмалар, әлбәттә, туклыклы, ләкин ул күкрәк сөтенең барлык өстенлекләренә ия түгел.

Күкрәк сөте — уникаль үзлекләргә ия комплекслы биологик актив матдә. Анда баланы төрле инфекцияләрдән саклаучы антитәнчекләр бар. Ул тукымалар үсеше, формалашуы һәм бүленүе процессларын тәртипкә сала, азык антигеннарына карата иммунологик тотрыклылыкны арттыра, яңак сөяге-йөз скелеты, сөйләм һәм ишетү сәләтен формалаштыруга тәэсир итә, симерү, диабет һәм атеросклерозны кисәтә, психик һәм үз-үзеңне тоту реакцияләренә, интеллектка, өйрәнү һәм социаль адаптациягә уңай тәэсир итә. Шулай ук анада онкологик авырулар ихтималын киметә.

Иң элек угыз килә. Ул — сары-соргылт төстәге куе ябышучан сыеклык. Ул бала туганнан алып дүрт-биш көнгә кадәр бүленеп чыга. Күчмә сөт дүрт-биш көннән алып ике-өч атнага кадәр формалаша. Аның составы угыз белән өлгергән сөт аралыгында була. Өлгергән сөт бала туып ике-өч атна үткәннән соң формалаша. Аның составында баланың сәламәт үсеше өчен кирәкле барлык элементлар, аксым, май, углеводларның иң яхшы күләме була.

Күкрәк сөте белән тукландыруның бала организмын инфекцияләрдән дә саклый. Баланың беренче елларында иммун системасы бик үсмәгән була һәм бала организмы инфекцияләр белән нәтиҗәле рәвештә көрәшә алмый. Ә күкрәк сөтендә баланы авырулардан саклаучы лейкоцитлар һәм башка факторлар, инфекцияләргә каршы антитәнчекләр бар. Ана сөтен бала организмы яхшы һәм нәтиҗәле үзләштерә. Баланы имезгәндә, ана белән бала арасындагы эмоциональ бәйләнешне ныгытучы гормоннар да бүленеп чыга. Күкрәк сөтен имгән балалар тынычрак булалар, азрак елыйлар, аллергия белән азрак авырыйлар. Бүгенге көндә сыер сөтендәге аксым көчле аллерген булып санала.

Бала тудырганнан соң баланы беренче сәгатьтә үк күкрәккә кушу аналыктан кан китү ихтималын киметә. Имезгәндә, ана канында гормоннар югары күләмдә саклана. Бу көчле аналык хисләрен формалаштыруга ярдәм итә. Әгәр ана балага күкрәк сөте генә ашатса, бала тапканнан соң 4-6 ай эчендә балага узу ихтималы 95 процентка кими. Дәвамлы рәвештә имезү сөт бизләре рагы ихтималын 50 процентка киметә. Әгәр ана берничә баланы имезсә, һәр баланы имезү күкәйлекләр рагы ихтималын 25 процентка кимрәк итә. Моннан тыш, озак вакытлар бала имезгән хатыннар остеопороз белән сирәгрәк авырыйлар.

Ана өчен имезү шул очракларда авырлаша — сөт үзеннән-үзе бүленеп чыкса, мастит, имчәкләр формасында патология булса, имчәкләр ярылса, сөт бүленеп чыкмаса, тышкы факторлар нәтиҗәсендә соңрак үсеш алса. Баланың йөзендә тумыштан кимчелекләр булса, ана сөтен кабул итә алмаса, авызның лайлалы тышчасы авырулары вакытында, томау булып, борын белән сулыш алу авырлашса, имү бала өчен проблемалы булырга мөмкин.

Һәр ашаткан саен, күкрәкләрне чиратлаштырыгыз. Күкрәгегезне стериль салфетка белән сөртегез, натураль тукымадан тегелгән, кысмый торган бюстгальтер киегез.

Сөт ою — киң таралган күренеш. Аны бетерү авыр түгел. Сөт ою гадәттә бала тууның беренче атнасында була. Бу вакыт эчендә баланы ике күкрәктән дә ашатырга тырышыгыз. Ашатмыйча калу сөт оюга китерергә мөмкин. Әгәр баланы вакытында имезә алмасагыз, сөтегезне савыгыз.

Мастит — күкрәкнең биз тукымалары ялкынсыну. Ул сөт юлларының май куесы белән томалануы, соңыннан инфекция кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мастит имчәкләрнең ярылуы, авыртуы нәтиҗәсендә дә килеп чыга ала. Бу очракта баланы күкрәккә дөрес кушасызмы, шуны тикшерегез. Күкрәкне дөрес тәрбияләгәндә, маститны булдырмаска да мөмкин.

Район үзәк хастаханәсенең ВКонтактедагы төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев