Район өлкәннәре сәламәт яшәүнең 9 кагыйдәсен беләләр
9 август көнне Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Иң зур бәхет сәламәтлек диеп, гел искәртеп тора бу хәят» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде.
Өлкәннәребез белән бергә сәламәт яшәү өчен нәрсә эшләргә, нинди 9 кагыйдәне истә тотарга икәнлеге хакында әңгәмә оештырыла. Алар бик теләп сорауларга, табышмакларга җаваплар эзлиләр. Моннан тыш өлкәннәр өчен спорт уеннары, биюләр оештырылды, алар флешмобта катнаштылар. Ял итүчеләргә «Сәламәтлек - зур байлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев