Район кулланучыларын кибет киштәләрендәге сыйфатсыз товар борчый
«Сарман» газетасы редакциясендә узган чираттагы очрашу кулланучылар хокукларына багышланып, кунак булып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Елена Черных килде.
Чара ел саен 15 мартта билгеләнә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан оештырылды. Быел ул «Куркынычсыз товарлар, ышанычлы кулланучылар» девизы астында узды.
- Товарларның куркынычсызлыгы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе Законының 7 маддәсе белән җайга салына. Безнең оешма кулланучылар хокукларын яклауны (алкоголь базары өлкәсендә генә түгел) региональ дәрәҗәдә гамәлгә ашыра. Вәкаләтләр, нигездә, кисәтү чараларына кайтып кала. Безнең алдыбызга куелган төп бурыч — кайвакыт үз хокукларын белмәгән гражданнарның кулланучылар буларак грамоталылыкларын арттыру. Без кулланучыларга киңәшләр бирәбез, эш алгоритмын аңлатабыз һәм, гражданин судка мөрәҗәгать итәргә карар итсә, аңа дәгъва яки дәгъва белдерү гаризасы төзергә ярдәм итәбез, — диде, аңлатма биреп, Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгече Елена Черных.
Редакциягә юлланган берничә хат бар иде. Кунак белгеч аларга аңлатмалар бирде.
«Күп товарларга хәзер «Гадел тамга» маркировкасы куела. Ул нәрсә өчен кирәк һәм нәрсәне аңлата? Асия».
- Күп кенә товарларда «Гадел тамга» маркировкасы җитештерүчедән сатып алучыга кадәр булган юлны күзәтергә мөмкинлек тудыра. Продукциянең һәр берәмлегенә уникаль код бирелә. Анда товар турында мәгълүмат язылган: җитештерүчесе, җитештерү датасы һәм урыны, шулай ук башка мәгълүматлар күрсәтелгән була. «Гадел тамга» системасы контрафактка каршы көрәшкә һәм товар әйләнешенең анык булуын арттыруга юнәлтелгән. «Гадел тамга» дип маркаланырга тиешле товарлар исемлеге даими киңәеп тора. Мәсәлән, быел тәм-томнар һәм кондитер эшләнмәләре, төзелеш материаллары да маркировкаланырга тиеш, — диде, сорауга җавап итеп, Елена Черных.
«Шәхси төзелеш алып бару өчен агач сатып алу максатыннан, бер реклама сайтында хезмәте уңай бәя алган агач сатучыны таптым. Аннан миңа кирәкле товарның булуы турында белештем. Үзара язышу һәм бәяләр, каралган ташламалар, товарны китерү вакыты турында бирелгән мәгълүмат нигезендә бу сатучыдан үземә кирәкле материалны алырга булдым. Сатучының ерак түгел урнашуын исәпкә алып, мин, аның офисына килдем һәм кирәкле материалны сайладым, шуннан соң заявка калдырдым. Шул ук көнне товар өчен түләп тә куйдым. Әмма товар билгеләнгән срокларда китерелмәде, аны китерү вакытын төгәлләштерү турындагы хәбәрләрем җавапсыз калдылар. Минем товардан баш тарта һәм акчаларны кайтарып бирүләрен таләп итәргә хокукым бармы? Ринат».
Әгәр килешүдә сатып алучыга товарны илтеп тапшыру вакыты күрсәтелмәгән булса, товар сатып алучының таләбе белән минималь кыска срокларда китерелергә тиеш. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе Законының 23.1 маддәсе нигезендә, кулланучының товар өчен алдан түләү бурычын күздә тоткан сату-алу килешүендә товарны кулланучыга тапшыру вакыты турында да шарт булырга тиеш. Әгәр дә сату-алу килешүендә күрсәтелгән күләмдә алдан түләү суммасын алган сатучы товар кулланучыга мондый килешү белән билгеләнгән срокта товарны тапшыру бурычын үтәмәсә, кулланучы үз теләге буенча түләнгән товарны үзе билгеләгән яңа срокта китерүне, сатучы бирмәгән товар өчен алдан түләү суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта, кулланучы сату-алу килешүендә күрсәтелгән һәм алдан түләнгән товарны тапшыру срогын бозу нәтиҗәсендә аңа китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Бу очракта сатучыга язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем, — дип җавап бирде белгеч.
«Эш башкаручы белән төзелгән килешү нигезендә, ул минем үлчәмнәр буенча пыяладан (көзге) берничә төрле эшләнмә ясарга вәгъдә бирде. Хезмәтнең гомуми бәясе расланып, шул исәпкә көзге монтажлау һәм аны китереп бирү бәясе дә кертелде. Соңрак мин бер төр көзгене ясаудан баш тартырга булдым, чөнки аны ясау һәм монтажлау бәясе башкаручы тарафыннан берьяклы рәвештә генә арттырылган булып чыкты. Камин өчен ясалган көзге сыйфатсыз монтажлану сәбәпле, көзгедә ярыклар хасил булдылар. Хәзер эш башкаручы бу көзгене алыштырудан баш тарта. Минем кимчелекләрне бетерүне таләп итәргә яки контракт буенча түләнгән акчаларның бер өлешен кире кайтарырга хокукым бармы? Бүгенге көнгә кадәр эш башкаручы минем таләбемне үз теләге белән канәгатьләндермәде. Роза».
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия Федерациясе Законының 29 маддәсе нигезендә, кулланучы башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен ачыклаганда, үз теләге буенча башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен түләүсез бетерүне; башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) бәясен тиешенчә киметүне; шул ук сыйфаттагы материалдан бүтән әйберне бушлай ясауны яки эшне кабат башкаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта кулланучы моңа кадәр башкаручы тарафыннан үзенә бирелгән әйберне кайтарырга; үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен бетерү буенча китерелгән чыгымнарны каплатырга тиеш. Әгәр дә башкаручы гариза бирелгән таләпләрне үз теләге белән канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучы дәгъва белдерүе белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы, - диде Елена Черных.
Кулланучыга куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудыру өчен, һәркемне сак, мәгълүматлы һәм игътибарлы булырга өндибез. Бервакытта да белгечләргә мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Сораулар күбрәк булган саен, аңлашылмаган һәм күңелсез очраклар азрак булачак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эш көннәрендә һәркем, кулланучы буларак, үз хокукларын яклау буенча аңлатуны һәм проблемаларын чишү юлларын сорап, 8 (8555) 36-63-76 «кайнар линия» телефоны аша шалтырата ала. Шулай ук муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләренә яки редакциягә мөрәҗәгать итәргә була. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Вконтакте социаль челтәрендә дә күп нәрсәләр белән танышырга мөмкин.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев