САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район юллары кышка әзерлек белән керделәр

Район җылылык сезонына әзерлек паспортын да республикада иң беренче булып алды.

Бу араларда синоптиклар көннәрнең салкынайтуын фаразлыйлар. Инде кар ятарга да күп калмагандыр. Димәк, район  кышкы сезонда юллар, урамнар һәм тротуарлар торышын карап, тәрбияләп торуга әзер булырга тиеш. Хакимияттә үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә дә сүз шуның хакында барды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов иң элек агымдагы елда юлларны ремонтлау буенча башкарылган эшләргә тукталды.

Районда ел саен юл эшләре дүрт республика программасы нигезендә башкарыла. Беренче программа – муниципаль юл фонды, ягъни җирле әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы юлларда башкарыла торган эшләр буенча. Бу уңайдан 21,8 миллион сумлык эш башкарылды. Сарманда Доктор Фатыйхов, Илексаз һәм Рангазар авылларының Совет урамнарында, Сарайлы һәм Сөлек фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрендә асфальт өслек яңартылды. Икенче программа – асфальт өслекне ремонтлау буенча Сарманда Хәсән Туфан, Терешкова урамнарында, “Лилия” һәм “Ләйсән” балалар бакчалары территорияләрендә, Каташ-Каранда Ленин урамында, Петровский Завод авылында балалар бакчасы территориясендә 15 миллион сумлык эш эшләнде. Өченче программа – торак пунктларда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү. Бу программа буенча районда 20 миллион сумлык эш башкарылды. Яхшы-Каранда Мифтахов, Иске Әлмәттә Яшьләр, Җәлил поселогында Риза Фәхретдин, Дуслык, Петровский Заводта Пушкин урамнарында юлларга вак таш түшәлде.  Дүртенче программа – юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләр 4,3 миллион сумлык булды. Төгәлрәк әйткәндә, Сарманда 3 ясалма тигезсезлек ясалды, 11 юл билгесе куелды, белем бирү учреждениеләре янында һәм мәктәп маршрутларында 23 юл тамгасы ясалды. Җәлил поселогында 90 юл билгесе урнаштырылды, Абдрахман авылында мәктәп маршрутында 160 метр озынлыкта барьер киртәсе монтажланды. Петровский Завод, Каташ-Каран, Югары Чыршылы, Зур Нөркәй, Иске Имән авылларында 7 юл тигезсезлеге ясалды, 40 юл билгесе урнаштырылды, 2 урында “Җәяүле кичүе” тамгасы ясалды. Шулай итеп, югарыда телгә алынган программалар нигезендә барлыгы 61,1 миллион сумлык эш башкарылды, – диде ул.

Кыш көне юлларны карап тору үз эченә шактый эшләрне ала. Боларга юлларны кар басудан саклау һәм кардан чистарту, тайгак юллар, су өстенә ясалган боз катламнары белән көрәшү, юлларны кар ишелүдән саклау керә. Бу чаралар югары тизлектәге һәм йөк белән баручы автомобильләрнең өзлексез һәм имин хәрәкәтен тәэмин итәргә тиешләр.

2023-2024 елгы кышкы чорда район территориясендә автомобиль транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча власть, җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләрнең эшчәнлекләрен камилләштерү максатыннан, район Башкарма комитетының махсус карары да дөнья күрде. Аның нигезендә район оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләренә бурычлар йөкләнде, – диде бу уңайдан Айрат Рифкатович.

“Татавтодор” җәмгыятенең Түбән Кама филиалы “Сарман” юл ремонт-төзелеш участогы 216,905 км региональ юлларга хезмәт күрсәтә. Участок начальнигы Нәфис Фәсхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, агымдагы елда Түбән Кама филиалы көче белән Чаллы-Сарман юлында өч участокта 6,2 км юл ремонтланган. 15150 квадрат метр мәйданда чокырлар бетерелгән, юлдагы чатнаган, ярылган урыннарга санация ясалган. Чатнаган, ярылган урыннар ремонты Сарманның әйләнгеч юлында да башкарылган. Җебетелгән сумала ярдәмендә 974,7 квадрат метр юл төзекләндерелгән.

Кышкы сезон өчен барлыгы 6786,4 тонна комлы-тозлы катнашма, 365,82 тонна чиста тоз әзерләнде. Моннан тыш, ихтыяҗга карап, сулы-тозлы эремә дә кулланабыз. Тауга менә торган урыннарда бозлавыкка каршы материаллар салынган тартмалар урнаштырылды, 20 данә “Тайгак юл” билгесе әзерләнде. Юл техникасы кышкы сезонга әзер. Кар чистарткыч техника һәм төягеч шоферлары, җаваплы инженер-техник  өчен дежурлык графиклары төзелде. Аның нигезендә ял, бәйрәм көннәрендә, төнге вакытта хезмәткәрләр һәм инженер-техник хезмәткәрләрнең дежурлыгы да  оештырыла, – диде Нәфис Фәсхетдинов, боларга өстәп.

Ә Азнакай автомобиль юллары идарәсенең Җәлил участогы Сарман районында 144,788 км региональ юлга хезмәт күрсәтә. Агымдагы елда юлларга 67,190 миллион сумлык хезмәт күрсәтү планлаштырылса, ул 1 ноябрьгә 59,296 миллион сумлык башкарылган. Юлларда чокырлар ремонты, ярылган, чатнаган урыннарны тигезләү, сигнал баганалары, яңа һәм өстәмә юл билгеләре щитлары урнаштыру, юл билгеләре щитларын, юл тамгаларын алыштыру буенча шактый эшләр башкарылган. Салкын Чишмә–Александровка” юлына – 20, Җәлил–Сарман юлына–33,4, Рус Акташы–Азнакай юлына–16,4, Әлмәт–Мөслим юлына 7,8 миллион сумлык ремонт ясалган. Хәзерге вакытта тиз арада ремонт таләп ителгән участоклар да бар.

Бүгенге көндә юлларга көзге-кышкы чорда хезмәт күрсәтү өчен кирәкле материаллар әзерләү эшләре бара. Әйтик, комлы-тозлы катнашма өчен 9940 мең тонна ком, 2219,4  тонна техник тоз концентраты әзерләнгән. Җаваплы хезмәткәрләрдән тәүлеклек дежурлык оештырылган, участокларга юл техникасы беркетелгән. Төнге вакытта һәм иртәнге сәгатьләрдә юл техникасы эшенә контрольлек итү өчен дежур мастерлар билгеләнгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ГОСТ таләпләре нигезендә юл оешмаларына юлларны кардан чистарту яки бозлавыкны бетерү өчен норматив срок билгеләнгән. Мәсәлән, безнең юлларны, кар явудан туктагач,  кардан чистарту яки, бозлавыклы урын ачыклангач, бозлавыкны бетерүнең норматив вакыты – 5-6 сәгать.

Участокның эш планына юл кырыйларын, тукталышларны, барьер киртәләре яннарын, юл билгеләрен кардан, тукталышларны чүп-чардан чистарту, бозлавыкка каршы тоз, комлы-тозлы катнашма, тозлы эремә сибү кебек эшләр кертелгән.

Киңәшмәдә болар хакында Азнакай автомобиль юллары идарәсенең Җәлил участогы начальнигы вазифаларын башкаручы Рөстәм Ситдыйков сөйләде.

Җылы һәм салкын һава торышы алышынып тору сәбәпле, юлларда чокырлар барлыкка килү ешайды. Алар авариягә сәбәпче булырга мөмкиннәр. Мондый чокырлар ремонты өчен 80 тонна салкын асфальтбетон да әзерләп куйдык. Район юлларында кар баса торган участоклар да күп. Боларга Әлмәт–Мөслим, Рус Акташы–Азнакай, Җәлил– Сарман, Азнакай– Дүсем, Яхшыбай– Баткак, Салкын Чишмә–Александровка һәм башка юллар керә. Аларда да иминлекне тәэмин итү буенча чаралар күрелә: траншеялар ясала, махсус щитлар куела. 20 юл техникасы да – әзерлек сызыгында, – диде ул, сүзен йомгаклап.

Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (Төзекләндерү) җәмгыяте генераль директоры Данияр Баһманов хәбәр итүенчә, оешма карамагында – 338264 квадрат метр территория. Аның эшчәнлегенә  юллар, тротуарлар, тукталышларны кардан чистарту, кар чыгару, тоз һәм ком сибү керә. Агымдагы елның 1 һәм 4 кварталлары буенча Җәлилдә 3 миллион сумнан артыграк эш планлаштырылган. 2 миллион сумнан артыграк эш агымдагы елның 1 кварталында башкарылган. Ә соңгы квартал өчен смета буенча бер миллион сумга якын акча каралган. Комлы-тозлы катнашма, техника кышка әзер.

Кышкы чорда иртә белән үк поселок территориясен йөреп чыгабыз, эш фронтын билгелибез, – ди Данияр Баһманов.

Ә Сарманда 1 һәм 4 кварталларда барлыгы 2 миллион сумнан артыграк эш планлаштырылган. Беренче кварталда 1,764 миллион сумлык эш башкарылса, 4 кварталда 558 мең сумлык эш башкару планга алынган.

Район җылылык сезонына әзерлек паспортын да республикада иң беренче булып алды.

25 сентябрьгә барлык авыл һәм Җәлил поселок җирлекләре, “Җылылык челтәре” һәм “Азнакай җылылык челтәре предприятиесе”нең Җәлил энергорайоны җылылык сезонына барлык хәзерлек чараларын төгәлләгәннәр иде. “Росгостехнадзор”ның Идел буе идарәсе җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык энергиясен кулланучы оешмаларның әзерлеген бик җентекләп тикшерде, җитешсезлекләрне үз вакытында күрсәтте, алар тиз арада бетерелде, – диде Айрат Гайфутдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев