Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгын укыткан Зөлфия Арслановага 95 яшь тулды

Дүсем авылында гомер итүче Арсланова Зөлфия Хәким кызына бүген 95 яшь тулды.

РСФСРның мәгариф отличнигы билгесе иясе, 40 ел Саклаубаш, Карашай Саклау, Ләшәү Тамак авыллары мәктәпләрендә физика-математика укытып, лаеклы ялга чыга. 1957 елда Саклаубаш егете Арсланов Нәкыйп Әмир улы белән гаилә коралар. Бер ул hәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Зөлфия апа 9 оныкка кадерле әби, 12 оныкчыкка сөекле дәү әни дә булып яши. 

Хөрмәтле педагог – район башлыгы Фәрит Хөснуллинның укытучысы. Бүген юбиляр укучысыннан җылы тәбрик һәм рәхмәт сүзләре кабул итте. Чәчәк бәйләме, чәкчәк, истәлек бүләкләре юбилярга хөрмәт билгесе булды. Фәрит Мөнәвир улы Зөлфия апага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәчләрен дә тапшырды. 

Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, “Шәфкать” үзәге белгече Айгөл Мисхәт кызы да матур теләкләрен җиткерделәр.

Үзе хезмәт куйган мәктәбе коллективыннан да юбилей котлаулары кабул итте мөгаллимә. Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов, профком җитәкчесе Алсу Яхина, балалары, оныклары, туганнары да юбилярны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр. 

-Аллаhка шөкер, эшемне, балаларны яраттым. Бүгенге көндә дә мәктәп коллективы бик хөрмәт итә. Беркөнне, мине чакырып, концерт куйдылар. Авырып тора идем, аннан терелеп чыктым. Ике сәгать бакчада эшләп йөрдем әле шуннан соң. Балалар миңа көч бирәләр. Мәктәпнең якын булуы рәхәт миңа, - диде Зөлфия Хәким кызы. 

Юбиляр турындагы язманы "Сарман" газетасының алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев