Путин 3 яшькә кадәрле балаларга акча бирү турында законны имзалады
Ата-аналар колагына.
РФ Президенты Владимир Путин беренче һәм икенче балага 3 яшькә кадәр түләүләрне автоматик рәвештә башкару буенча законны имзалады. Ул 2021 елның 1 мартына кадәр булачак.
Мондый нигезләмәләр 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр гамәлдә иде. Өч яшькә кадәр түләүләр гаиләнең гомуми кеременнән чыгып исәпләнә. Бу очракта керем һәр әгъзага ике яшәү минимумыннан күп булмавы шарт. 2 октябрьдән бу нормативлар гамәлдә булсын өчен гариза язу кирәк иде.
Инициативаларны озынайту коронавирус таралу һәм социаль элемтәләрне чикләү таләбе булганга кирәк, дип яза “ТАСС”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев