САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Помидорга суны ничек дөрес итеп сибәргә?

Су сибүгә карап, помидорның уңдырышлылыгы да арта.

Помидорларга суны иртән-иртүк яки кояш батарга өч сәгать калгач сибәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кояш көчле булганда, су парга әйләнеп бетә. Дым озаграк саклансын өчен, помидор төбенә яңа чапкан печән салырга кирәк.

Помидорга суны тамырына гына сибегез. Яфракларга су тисә, алар пешәргә мөмкин. Пешкәч, гөмбә авырулары барлыкка килә.

Помидорга салкын су сибәргә ярамый. Иң яхшысы - яңгыр суы. Яңгыр суы булмаса, краннан җыелган суны кояшта җылытыгыз.

Суга чүпрәле ашлама салырга була. Ул витаминнар, аминокислоталарга һәм аксымнарга бай була. Туфракны файдалы матдәләргә баета.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/30-05-2021/pomidorga-suny-nichek-d-res-itep-sib-rg-5825050

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев