САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Петровский Заводта кунакчыл халык яши

Ел да авыл җыенына килгән халыкны, кунакларны кайнар коймак, татлы чәй белән сыйлыйлар, зур итеп ярминкә оештыралар Петровка Завод авыл җирлегендә.

Матур традиция быел да кабатланды. 

Авыл җыены, гадәттәгечә, мәдәният йортында үткәрелде. Җирлек башлыгы Рәсим Нуртдинов, җыенда катнашучыларны сәламләп, көн тәртибе белән таныштырды һәм беренче булып үзе сүз алды. Ул узган ел башкарылган эшләрне анализлады, авыл тормышында актив катнашканнарга рәхмәт әйтте. Аннан сүз “Сарман” агрофирмасы агрономы Румил Нуретдиновка бирелде. Полициянең участок вәкиле Ләззәт Хәсәнов хокук саклау өлкәсендәге торышны анализлады. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлек начальнигы Радик Госманов янгынга каршы профилактик чаралар турында сөйләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, йомгаклап, узган ел районда башкарылган эшләргә тукталды, агымдагы елга планлаштырылганнар белән таныштырды. Аннан халык кызыксындырган сорауларын бирде. Соңыннан алдынгылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев