Петровский Завод мәктәбендә «Тере классика»ның иң яхшы укучылары сайланды
19 март көнне «Петровка урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Бөтенроссия «Тере классика» яшь укучылар конкурсының район этабы узды.
Бу – балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны пропагандалауга, аларның укучы даирәсен киңәйтүгә һәм талантларны хуплауга юнәлдерелгән зур масштаблы проект. Чара кунакларын хуҗалар бик җылы каршы алдылар. Ишек төбеннән үк дуслык атмосферасы сизелде. Монда классика һәм заманча проза, сугыш турында тәэсирләндергеч хикәяләр һәм яшүсмерләр тормышыннан көлкеле вакыйгалар яңгырады. Катнашучыларның һәркайсы текстны сөйләп кенә бирмичә, тыңлаучыга үз тарихын җиткерергә, күңелнең иң нечкә кылларына кагылырга тырышты.
Быел безнең районны региональ этапта тәкъдим итү хокукы өчен 14 катнашучы көрәште. Аларның барысы да – февраль аенда районның белем бирү учреждениеләрендә узган мәктәп турлары җиңүчеләре. Балаларга катлаулы сынау үтәргә туры килде: рус яки чит ил язучыларының мәктәп программасына керми торган прозаик әсәреннән өзекне яттан сөйләргә.
Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына мәгариф бүлеге методисты Рузилә Әхмәтшина, китапханәче С.Р.Хәйретдинова һәм район методик берләшмәсе җитәкчесе А.Р.Назарова керде. Жюри әгъзалары укучыларның сәнгатьле укуларын һәм дөрес сөйләмен генә түгел, ә артистизмны, текстның мәгънәви структурасына тирәнтен үтеп керүне һәм автор ниятен тамашачыга җиткерә белүне дә бәяләделәр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, күп кенә конкурсантлар сәхнәдә тарихларны укып кына түгел, ә аларны яшәп кичерделәр.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча жюри урыннарны түбәндәгечә бүлделәр:
I урын – «Сарман гимназиясе"ннән Шәйхетдинов Әмир һәм Ислам, А.Фадеевның «Яшь гвардия» (Олег Кошевой монологы «Әни куллары») өзеге.
II урын – «Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 5 сыйныф укучысы Сәхбетдинов Фидан (Валентин Постниковның «3 Б сыйныфтан кияү» өзеге).
III урын – «М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 7 сыйныф укучысы Юнысов Аслан (Юрий Яковлевның «Җир йөрәге» өзеге).
Конкурсның барлык катнашучылары да дипломнар белән бүләкләнделәр.
Катнашучыларны әзерләгән педагогларга һәм остазларга рәхмәтебез сүзләре барып ирешсә иде. Чөнки балаларның уңышы – аларның бергәләп хезмәт куюлары һәм китапка мәхәббәтләре нәтиҗәсе.
Яшь талантларыбызга чираттагы этапта уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев