Петровка Завод мәктәбендә фән атналары үткәрү традициягә әйләнде
Хәзерге вакытта математика укытучылары алдында укучыларга билгеле бер күләмдә белем бирү генә түгел, ә аларны бу белемнәрне мөстәкыйль табу, математиканы мөстәкыйль өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү бурычы тора.
Математика атналыгы-әлеге бурычны үтәү чараларының берсе. Ул математик культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм укучыларның танып-белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, аларның математик күзаллауларын киңәйтә. Планлаштырылган чаралар график нигезендә үткәрелә һәм бик мавыктыргыч уза. Атна кысаларында кызыклы чаралар, математик КВНнар,викториналар уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев