САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Песи, песи, пескәем”ме?

Сарманда яшәүче Гөлия Хәмидуллина пенсия акчасына 25 ләп песине ашата. Зөлфия Шәрипова

Подъезд төбебезгә тагын песи балаларын китереп ташлаганнар. Бу юлы – дүртәү. Чама белән – ике-өч айлык тирәсе. Дөрес, йортыбызда яшәүчеләр арасында, кызганып, аларны ашаткалап торучылар бар.

 

Песи булып туулары өчен алар гаепле түгел

Ләкин ашату белән генә түгел бит, һәр җан иясенә түбә асты да кирәк. Чөнки табигатьтә җәй генә булып тормый, аның яңгырлы көзе, буранлы кышлары бар. Шушы йортта яшәү дәверендә күпме тапкырлар дүрт аяклы йонлач, сөйкемле җан ияләренең я авырып, я машинага тапталып, я салкыннан туңып үлүләренең шаһиты булырга туры килде. Хәер, безнең йорт янында гына түгел, үзәк урам буйлап эшкә барганда да шактый очрыйлар алар.

Бәхеткә каршы, кичләрен йортсыз, хуҗасыз песи балаларын гына түгел, аларны ашатучы Гөлия ханымны да бик еш күрәм мин. Шушы үзәк урамда – Ленин урамында яши ул. Кулындагы зур гына кара пакетының  авырлыгы хәтта миңа да сизелеп тора сыман. 

- Бу йортта яши башлавыма 14 ел инде, башта шушы ук урамда 16 нчы йортта тордым. Элек бу тирәдә ашханә булганлыктан, песиләр күп була иде. Хәзер ашханә юк, әмма песиләр һаман бар. Арабызда мәрхәмәтсез кешеләр дә юк түгел бит. Туйсалар, үзләреннән артсалар, чыгаралар да ташлыйлар. Бигрәк тә август аенда күбәя урамда песи балалары. Шәһәрдә яшәүче әти-әниләр авылга алып кайткан балаларына  песи балалары алалар, киткәндә, аларны үзләре белән шәһәргә алмыйлар, ташлап калдыралар. Ташландык мәчеләрне бик кызганам. Песи булып тууларына алар гаепле түгел бит инде. Безнең йорт тирәсендә дүрт-бишкә җыелалар алар. Чернышны ашата башлавыма – биш, ә Белка белән танышуыбызга кимендә 15 ел була. Менә хәзер көзгә, аннан кышка керәбез. Урам песиләренең, әлбәттә, кышны барысы да исән-сау чыга алмый, кайсы язга таба үлеп китә, кайсын этләр талый, кайсы балалаганнан соң мантый алмый, машина астында калучылары да бар, - ди ул.

 

Көрәнкәй инде юк

Гөлия ханым белән юлыбызны дәвам итәбез. Көн дә диярлек күреп торганлыктан, миңа аның маршруты яхшы таныш. Халык яратып йөри торган сәүдә нокталарының берсенә якынлашабыз. Биредә һәрвакыт баскыч төбендә утыра торган көрән песи соңгы араларда күренми башлады. Быел да кышны шушы баскыч төбендә чыккан иде ул. Аңа яшь кенә ханымнарның кибеттән песи ризыгы алып чыгып ашатканнарын да күргәләдем. Күптән түгел ул минем дә каршыма чыкты. Тилмерүле, әрнүле күз карашын күтәрә алмадым, кибеткә кире кереп китеп, песи ризыгы алып чыктым. Чыксам, песием юк! Кибетнең бу ягын да әйләндем, теге ягын да. “Пес-пес”, - дип чакыруыма каяндыр бер песи баласы килеп кушылды, урамның икенче ягыннан да ике песи йөгереп чыкты. Карасам, эзли торган песием бакча эчендә нидер ашап утыра. Кайсыдыр мәрхәмәтлесе миннән өлгеррәк булып чыккан икән. Бакча Гөлия ханым туктала торган нокталарның да чираттагысы булып чыкты.

 

Кешеләрдән кешелеклерәк, хәтта - тавык та...

Урам буйлап парк ягына таба атлыйбыз. Күп катлы йортлар арасыннан өч төрле төсле песи атлый. Гөлия ханым: “Пес-пес!” – дип чакыруга, шикләнеп кенә аңа таба борылды.

- Монысы минеке түгел шул. Минекеләр мине күрүгә атылып чыгалар, - ди Гөлия ханым.

Койма янында торган олы гына яшьтәге апа да сүзгә кушылды:

- Монысы безнең йортныкы. Кайберәүләр качып кына ашарга биргәлиләр, чөнки песиләргә ашарга биргәнне яратмаучылар да юк түгел. Бу песинең бәбәйләре бар, оясыннан алып чыкканы юк әле. Менә шулай берәрсе ашарга бирсә, үзе дә ашый, балаларына да алып китә. Бервакыт колбаса бирдем. Тамагы нык ачкандыр инде, колбаса кисәген теш арасына кыстырып алып китте дә, ул кисәк җиргә төшкәч, түзмәде, ашады, аннан соң яңадан борылып килде. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Тамагы бераз туйгандай иткәч, калганнарын балаларына алып китте.

Әйе шул, кешеләрдән аермалы буларак, хайваннар нинди генә хәлдә дә балалары турында онытмыйлар.

“Өч төрле”нең бу юлы да тамагы нык ачкан, күрәсең, Гөлия ханым салган сөткә капланды. Ә әңгәмәдәшем үз күзе белән күргән тагын бер вакыйганы искә төшерде:

- Бер танышым әниләре үлгән песи балаларын күрсәтергә чакырды. Абзарда яшиләр икән, тавык оясында. Баскыч буйлап өскә күтәрелә башлавыма, ояда тавык пыранлый башлады, ә канат астында – песи балалары. Тавык булып тавыкның да үзенекеләрне генә түгел, кечкенә җан ияләрен дә яклавына ис-акылым китте.

 

Төрлесе бар

- Кешеләрнең барысы да песиләргә мәрхәмәтле күз белән карамый шул. Урам песиләреннән чирканучылар да, аларны ашатканым өчен үземә кырын караучылар да булды, әллә күпме сүзләр дә ишеттем, кыскасы, күрмәгәннәрем калмады. Лишай йоктырган бер песине Әлмәткә мал табибына алып бардым, аннан соң уколлар ясап тордым. Кеше күзенә күрсәтмәскә тырыштым. Терелде. Бәхеткә каршы, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк. Бер танышым урамнан өч песине тәрбиягә алды. Берсе шулкадәр хәлсезләнгән иде, бер атна мендәрдән тормады, ашады да йоклады, ашады да йоклады. Икенче танышым ике песине йортлы итте. Шәһәрдә яшәүче дустымның кызы приюттан алып кайтты. “Махсус авыру, бер күзе күрми, бер аягы йөрми торган песине сайлап алдым. Сәламәтләрен, матурларын алучылар болай да булыр, дип уйладым. Песиемнең күзенә операция ясаттым. Чөнки табиб, икенче күзенә дә күчәргә, бөтенләй  сукыр калырга мөмкин, дип әйтте”, - дип сөйләде ул. Үзем дә песисез тормадым. Һәркайсы 15-16 яшькә җитеп, картаеп үлде, - дип сөйли Гөлия ханым.

 

Песиләр булмаса, нәрсә булыр иде?

Ә мин моннан берничә ел элек булган бер вакыйганы искә төшердем. Ул елны кыш бик салкын килеп, шәһәр урамнарында көн күрүче песиләр күпләп үлә башладылар. Нәтиҗәдә күп катлы йортларның подвалларын күселәр басты. Шуннан соң матбугат битләрендә шәһәр мэрының барлык йортлардагы подвал тәрәзәләрен ачу, песиләрне кертү турындагы күрсәтмәсе дөнья күрде.

Гөлия ханым минем уйларымны үтәли күрде сыман, сөйләп китте:

- Бервакыт төнге унберләр тирәсендә өйгә кайтып киләм. Тәрәзә төбеннән ниләрдер, дөбердәшеп, идәнгә сикерә башладылар. Песиләр дип уйлаган идем, күселәр булып чыкты... Ул елны подъезд тирәсендә песиләр күренми башлаган иде.

Ә бит кешелек тарихында песиләрнең алтын бәясенә торган, аларны хәлле кешеләр генә ала алган чорлар, песиләр бөтен бер шәһәрне коткарып калган заманнар булган. Екатерина II вакытында Петербургны күселәр һәм тычканнар баскан һәм патшабикә Казаннан песиләр китерткән. Гомумән, шәһәргә нигез салынганнан бирле, биредә аларны аеруча хөрмәт иткәннәр. Песиләр шулай ук Дәүләт Эрмитажын, блокада вакытында Ленинградны  саклап калганнар. Бүгенге көндә чит илләрдә авыруларны песиләр, этләр ярдәмендә дәвалый торган хастаханәләр бар.

- Тормыш никадәр алга китмәсен, песиләр кимерүчеләр белән көрәштә төп көч булып кала бирәләр. Күселәрне, тычканнарны агулап кына бетереп булмый. Песиләр, этләр билге калдырган, ягъни йомышын үтәгән җиргә кимерүчеләр килми. Песиләр күселәрне балалаганда нык кыралар, күселәр дә, балалары да бетмичә, ул урыннан китмиләр, саклап торалар. Аннан соң, песиләр күселәрнең нинди нокталарына һөҗүм итәргә кирәклекне яхшы беләләр: баш артындагы умыртка сөягеннән тешләп алалар  һәм күсе шунда ук үлә. Кимерүчеләрнең  кеше өчен куркыныч чирләр таратуларын да онытмаска кирәк. Алар тарата торган 20 җитди авыру арасында чума, тартышу, тимгелле тиф, туляремия, паратиф, бөер синдромлы тычкан бизгәге, холера, туберкулез һәм башкалар бар, Күсенең тешләрендә кешеләр өчен куркыныч агу да бар. Шуңа күрә күсе тешләүдән сак булырга кирәк, - ди ветеринария берләшмәсе табибы Рөстәм Эргашович.

Бу уңайдан авыл хуҗалыгы белгечләренең дә фикерен беләсем килде.

- Тычканнар һәм күселәр икмәк уңышына да зур зыян салалар. Кыр тычканнары колония булып яшиләр, басудагы икмәк бөртекләрен ашап кына калмыйлар, кышка ояларына да ташыйлар. Амбардагы икмәккә дә төшәләр алар, шул исәптән, күселәр дә. Дөрес, алар  бөҗәкләр белән дә тукланалар, үзләре дә мәчеләр һәм башка кайбер хайваннарга азык булып торалар, ләкин зыяннары файдаларына карый күпкә артык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов.

 

* * *

Бүгенге көндә Гөлия ханым пенсия акчасына 25 ләп песине ашатып тора. Һәр кич аларга шешәсе белән сөтен, пакеты белән песи ризыгын, колбаса һәм башкасын алып чыга. “Песиләрнең кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булуларын теләр идем. Алар да бит җан ияләре. Салкынны, җылыны, яратуны беләләр”, - ди ул. “Песиләргә тияргә ярамый. Аларны ашату, алар турында кайгырту – савап”, - диләр дин әһелләре дә. Бу урында чапаны итәгендә йоклаган песине уятмыйча, торып китәр өчен чапан итәген кисеп алган пәйгамбәребез турында исә төшерү дә урынлы булыр.

Әлбәттә, песиләрне урамда яки башка җәмәгать урынында ашату санитария кагыйдәләренә каршы да киләдер. Әмма нишләмәк кирәк? Шунысы әйбәт: бүгенге көндә республикада хайваннар өчен приютлар һәм реабилитация үзәкләре шактый һәм аларның саны арта бара.  “Бездә дә оештырылсын иде хайваннар өчен приют”, - ди Гөлия ханым да. Ә, бәлки, аларны, һичьюгы, приютка илтеп тапшыруны оештырырга буладыр? Шуны да әйтәсе килә: соңгы вакытларда табигатьтә дә хайваннар ярдәм сорап кешеләргә торган саен ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Әллә дөньясы авырайды, әллә кешеләр күңелендә мәрхәмәт хисе бик тә аз калды...

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев