Песи, эт авыру чыганагы булмасын
28 сентябрь – Бөтендөнья котыру авыруы белән көрәш көне.
Котыру авыруын бик куркыныч характерлыйлар, аның нәтиҗәләре дә аянычлы тәмамланырга мөмкин. Аннан саклану чаралары бармы соң? Бу хакта гигиена-эпидемиология үзәгенең Зәй бүлекчәсе табиб- эпидемиологы ярдәмчесе Рузилә Йосыпова белән сөйләштек.
— Әйе, авыру, чыннан да, бик куркыныч. Ул бүре, төлке кебек кыргый хайваннардан — этләргә, песиләргә, ә кайвакыт кешеләргә дә йога. Агымдагы елның сигез аенда республикада хайваннар тешләү яки аларның селәгәе тирегә эләгүнең 55 очрагы күзәтелде. Лаборатор анализлар күрсәткәнчә, расланган котыру авыруы очраклары теркәлмәгән.
— Котыру авыруы каян барлыкка килә, һәм ул кешегә ни дәрәҗәдә куркыныч тудыра?
— Котыру авыруының үлемгә китерү ихтималы бик югары. Кешегә ул авыру йоктырган хайванның тешләве, селәгәе аша һәм тиренең тырналуы аркасында йогарга мөмкин.
— Авыруның үзгә билгеләре бармы?
— Организмга вирус эләккәннән соң, авырый башлаганчы, яшерен чор ике-алты атнага, ә кайвакыт бер елга сузыла ала. Авыру эләктергән хайваннарның үз-үзен тотышы кискен үзгәрә. Алар куркак, тынычсыз булалар, гадәти ризыкларын түгел, ә бөтенләй ашарга яраксыз әйбер ашыйлар. Соңрак ярсыйлар һәм котыралар, кешегә ташланалар. Тиздән алар судан курка башлыйлар: суны күрү яки су тавышын ишетү генә дә, бугаз мускулларының спазмы төшүгә китерә. Аннан алты-ун көннән соң, бөтен органнары параличланып үләләр.
— Ә кешеләрдә котыру авыруы ни рәвешле күзәтелә соң?
— Авыруның төп башлангыч билгеләре булып, тиз кабынып китүчәнлек, йокысызлык, бер сәбәпсез хәвефләнү, төшенкелеккә бирелү, тешләгән урынның һичтуктамый авыртуы тора. Аннан тамак төбеннән су да йота алмаслык булып (гидрофобия), мускулларның тонусы күтәрелә. Гидрофобия вакытында, суны авызга китерү белән, мускуллар көзән жыергандай кысылалар. Бу вакытта сулыш кыска вакытка тукталып торырга да мөмкин. Көзән җыерулар суны күрү, йөзгә һава бәрү, ютәлләү, башны бору нәтиҗәсендә дә була. Авыруда галлюцинация (күзгә күренү) башлана, ул бик нык ярсый. Шунлыктан аны үзен генә аерым бүлмәдә тоталар. Ике-өч көннән параличлану башлана. Ун-егерме сәгать үткәннән соң, йөрәк эшчәнлеге һәм сулыш юллары параличлану сәбәпле, авыру үлә. Балаларда бу процесс тагын да тизрәк бара. Алар бу авырудан бер тәүлек үтүгә үк вафат булырга мөмкиннәр.
— Авыру коточкыч нәтиҗәләргә китермәсен өчен, нинди саклану чаралары күрергә кирәк?
— Авыру хайван тешләгәннән соң, котыру авыруы вируслары организмга үтеп кермәсен өчен, тешләнгән яки селәгәй эләккән урынны агып торган суда сабынлап юу зарарлану мөмкинлеген киметә. Кызганычка каршы, хайваннар тешләүдән зарар күрүчеләрнең 80 проценты табибка бөтенләй мөрәҗәгать итми. Кыргый хайваннар тешләве аеруча куркыныч, чөнки аларның селәгәйләрендә вирусларның канга һәм тирегә тиз үтеп керүенә ярдәм итүче ферментлар бар. Шунлыктан, нинди генә җәнлек, эт яки песи тешләсә дә, прививка ясату мәҗбүри! Бары тик үз вакытында билгеләнгән табиб-хирург дәвалавы гына авыруны коткара ала. Прививканың нәтиҗәләре уңышлы булсын өчен, аны бары тик табиб рөхсәте белән генә, ял һәм эш режимын үтәп, организмда нормаль температура саклап, тук карынга алырга кирәк. Дәвалану барышында һәм аннан соң, 6 ай дәвамында спиртлы эчемлекләр куллану тыела. Зыян салган хайванны ветеринарлар шунда ук тикшерергә һәм изоляцияләргә, 10 көн дәвамында аны күзәтеп торырга тиешләр.
— Фатирларында песи-эт асраучылар да күп бит. Аларга да әйтер сүзегез юкмы?
— Эт асраучылар аларны бәйсез йөртмәскә һәм котыру авыруына каршы вакциналаштырырга тиешләр. Песи яки эт асраучылар һәрвакыт алар турында кайгыртып, артык үрчемәүләрен күзәтеп торсыннар иде. Шуны истә тоту мөһим: язмыш иркенә куелган хуҗасыз песиләр һәм этләр йогышлы авыру чыганаклары булып торалар.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев