Пешекче егет хәрби операция зонасында да үзенә “Кок” позывное ала
Махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәге күрсәткән райондашларыбыз хакында без аерым бер горурлык хисе белән язабыз. Аларның туган ил сагына басулары — үзе үк геройлык.
430 нчы мотоукчы полкының өлкән укчысы кече сержант Садыков Эльвир Хәйдәр улы Петровский Завод авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Яр Чаллы шәһәрендәге Кама политехник көллиятенә укырга керә. Аннан автослесарь-технолог белгечлеге алып чыга.
— Эльвир, техник булсаң да, эшкә пешекче булып урнашкансың. Моның берәр сере я сәбәбе бармы?
— Кечкенәдән пешеренергә яраттым мин. Тулай торакта яшәгәндә дә, гел үзем пешереп ашый идем. Шуннан ошап китте, киләчәгемне дә шул өлкәдә сынап карарга булдым, күңел шуңа тартылды.
— Өстәмә укыйсың килмәдеме соң?
— Юк, аннан мин Сарман аграр көллиятендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Ул вакытта хәрби комиссариат аша хәрби белгечлекләргә дә өйрәтәләр иде: шунда укып, машина йөртү таныклыгы алдым. Ә аннан инде армия хезмәтенә киттем. Мәскәү өлкәсендә 1 ел эчке гаскәрләрдә хезмәт итеп кайтып, янә эшемне кафеда дәвам иттем.
— Ә хәрби операция зонасына китүең ничек булды?
— 2022 елның октябрендә мобилизацияләнеп киттем. Повестка китергәч, әлбәттә, әти-әни бик борчылдылар, ә мин ничектер җиңелрәк кабул иттем. Борчылуның файдасы юклыгын аңладым, чөнки илебезгә куркыныч янаганда, читтә кала алмадым. Безне башта Казанда җыйдылар. Полигонда 2 ай хәрби өйрәнүләр уздык. Анда яңа төрле шартларда эш йөртергә, алга куелган бурычларны төгәл үтәү тактикасына өйрәттеләр. Ату күнекмәләре алдык. Тренировкалар физик әзерлекне генә түгел, шулай ук команда рухы формалаштырырга да ярдәм иттеләр. Ә бу хәрби хәрәкәтләр өчен бик мөһим иде.
— Аннан соң туры фронткамы?
— Әйе, аннан 5 ай алгы сызыкта булдык. Беренче көннән үк Ватан сагына бастык. Минем өчен хезмәт ул илебез иминлеге хакына дусларны саклауга да өлеш кертү иде. Анда һәр гамәлне уйлап эшләргә кирәк, һәрнәрсә кыйммәтле, һәр минут кадерле. Синең һәр адымың үзеңнең һәм хәрби дусларыңның гомере һәм сәламәтлегенә йогынты ясый.
2024 елның апреленнән төрле операцияләрдә катнаша башладык. Егоровка, Павловка торак пунктларын азат итүдә булдык. Әлбәттә, һәрвакыт уяулык, физик әзерлек таләп ителде. Тиз арада үзгәрүчән шартларга яраклаша белү мөһим иде. Алда нәрсә көткәнен беребез дә белми. Территорияне саклау — бу хәрби көч куллану гына түгел, ә команда белән хәрәкәт итә белергә кирәк булды. Операция уңышы да һәркемгә бәйле. Нәтиҗәсен бердәмлек билгели.
— Аеруча истә калган берәр очрак булмадымы?
— Аларның һәркайсы истә калырлык инде. Шулай да берсе онытылмаслык булды. Быел 20-28 февраль көннәрендә без Разлив торак пункты районындагы урман полосасын штурмлауда катнаштык. Биш кешедән торган төркем составында эш йөртергә туры килде. Дошманның көчләре кайда урнашканын сизеп алып, кичекмәстән командирларга хәбәр итәргә кирәк булды. Бу каршы якның планнарын бозарга ярдәм итте. Әлбәттә, гомеремне куркыныч астына куярга кирәклекне аңлап эш йөрттем. Мин дошманга каршы ут ачтым. Нәтиҗәдә операция уңышлы тәмамланды. Мин шунда бик каты яраландым. Алда торган хәрби бурычны үтәми торып, яу кырын ташлап китәргә ярамый иде. Хезмәттәш дусларымның да гомере кадерле булды.
— Батырлыгыңны бәяләделәрме соң, Эльвир?
— Әйе, мине “Хәрби аерымлык” медаленә тәкъдим иткәннәр. Россиянең оборона министры “Батырлык өчен” медале тапшыру хакында приказ имзалаган. Аның өземтәсен (выписка) җибәрделәр. Ә 2025 елның маенда мине бөтенләйгә кайтардылар. Башта, госпитальдә ятып, дәваланырга туры килде. Минем янга безнең җирлек башлыгы Рәсим абый да килде әле. Ул райондашлар, авылдашлар исеменнән гуманитар ярдәм дә алып килде. Форсаттан файдаланып, өлеше кергәннәргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
— Хәрби операция тормышка карашыңны үзгәртмәдеме?
— Нәрсә дип әйтим икән? Мин — холкым белән тыныч кеше. Артык борчылуның кирәген тапмыйм, чөнки барысы да — Аллаһ Тәгалә кулында. Язмыштан узып булмый. Хәрби операция зонасында булганнан соң, мондагы проблемалар вак-төяк булып күренәләр. Зарланып кына, тормышны үзгәртеп булмый. Шөкер итә белергә дә кирәк. Мин кабат эшемә кайттым. Аякларым яраланса да, утырып эшлим. Аллаһка шөкер, исән-сау булганыма сөенәм. Әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма рәхмәтлемен, алар һәрвакыт миңа көч биреп тордылар. Иң зур теләгем — ил-көннәребез тыныч булсын иде, гаиләләргә борчу-хәсрәт килмәсен.
— Рәхмәт, Эльвир, киләчәктә үзеңә дә бары уңыш юлдаш булсын, исән-сау бул.
Эльвирның бүгенге көндә яратып әзерли торган ризыгы — чәкчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев