Пенсия яшенә якынлашучыларга нинди өстенлекләр каралган?
Быелдан башлап, алар яңа хезмәтләрдән, өстенлекләрдән һәм ташламалардан файдалана ала.
Өстенлекләр төрле
Өстенлекләрнең берсе хезмәт урынына бәйле. Илле яшьтән соң эшкә урнашу яки эшне дәвам иттерү буенча кыенлыклар туарга мөмкин. Бу уңайдан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова: “Оешма җитәкчесе пенсия яшенә якынлашучыны сәбәпсез эштән куып чыгарса яки эшкә кабул иткәндә, яшь буенча туры килмәгәнне сылтау итсә, кеше судка мөрәҗәгать итә ала”, – дип кисәтә. Мондый җитәкчеләр административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Пенсиягә чыгу яше якынлашканда эшсез калган кешеләргә яшәү минимумы күләменнән дә аз булмаган пособие түләнә. Пенсия яшенә якынлашучыларга шулай ук диспансеризация тикшерүе узу өчен ике көн түләүле ял бирелә.
Статус кайчан бирелә?
Яңа закон нигезендә, кеше ул статуска пенсиягә чыгарга биш ел калгач ия була. Белгәнебезчә, пенсиягә чыгу яше биш елга озынайтылды: хатын-кызларга – 60 яшь, ир-атларга 65 яшь билгеләнде. Моңа күчү акрынлап бара, быел һәм киләсе елда пенсиягә 1964 елда туган хатын-кызлар һәм 1959 елда туган ир-атлар чыга, аларга ярты ел артыграк эшләргә туры килә. Пенсиягә чыгу яшенә якынлашучыларга каралган ташламалардан быел хатын-кызлар – 51, ир-атлар 56 яшьтән файдалана ала.
Тиешле стаж җитә
Бу җәһәттән биш еллык вакыт шулай ук аерым яшькә җитү һәм махсус стаж билгеләү буенча да актуаль. Ул бигрәк тә куркыныч, авыр хезмәт башкаручылар исемлегендә торучыларга кагыла һәм аларга алданрак пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә. Тик эш урынында тиешле күләмдә стажың булу мөһим. Әйтик, җәмәгать транспортын йөртүчеләргә пенсиягә чыгу өчен, җенесенә карап, 15 һәм 20 стаж ел кирәк. Ул җыелса, 50 һәм 55 яшьтән пенсиягә китә алалар. Шулай булгач, хатын-кыз йөртүчеләргә – 45, ир-ат йөртүчеләргә 50дә пенсия яшенә якынлашучы статусы билгеләнә.
Пенсиягә чыгу яше үзгәрмәгән категория кешеләр дә бар. Әйтик, биш яки аннан да күбрәк баласы булган аналар элеккечә картлык буенча лаеклы ялга 50 яшьтән китә. Димәк, алар биш ел алдан, ягъни 45 яшьтән пенсиягә чыгу яшенә якынлашучы булып санала.
Пенсия бүлегенә барыргамы?
2019 елдан Россия Пенсия фонды бүлекләрендә пенсиягә чыгу яшенә якынлашучылар турындагы мәгълүматлар аерым туплана. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге җитәкче Ирина Абрамова әйтүенчә, бу яшькә якынлашучы кешегә ташламалардан һәм өстенлекләрдән файдалану өчен, Пенсия фонды бүлекләренә барып, документ тапшырырга кирәкми. Аңа ташлама билгеләүче оешмага барып, гариза язу җитә. Әйтик, пенсиягә якынлашучы кеше алты сутый җир кишәрлеге һәм йорт салымыннан азат ителә. Салым бүлегенә барып, шул хакта гариза калдырырга кирәк. Әлеге оешма вәкилләре шәхес турындагы өстәмә мәгълүматны Пенсия фондыннан соратып ала. Пенсия фонды белешмәләрен электрон сервис аша юнәтергә мөмкин. Аның өчен шәхси кабинетка кереп, “Пенсия” өлешенә һәм белешмәгә заказ бирү турындагы язуга басасың. Шуннан соң белешмәнең кайсы оешмага китәчәге хакында хәбәр калдырасың, дип аңлаттылар безгә.
Өлкәннәрне укыталар
Идарә мәгълүматлары буенча, республикада пенсиягә чыгу яшенә якынлашып килүче эшләүчеләр саны – 271 мең кеше. Татарстанда 2018 елдан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән “Демография” илкүләм проекты буенча “Өлкән буын” федераль проекты тормышка ашырыла. Шул уңайдан Татарстанда пенсиягә якынлашучыларны федераль һәм республика бюджетлары хисабына кыска вакытлы курсларда укыталар. Ел ахрына кадәр республикада 6 меңнән артык кешене укыту йөкләнгән. Өлкәннәрне укытуны оештыру вазифасы мәшгульлек үзәкләренә тапшырыла. Ул максаттан оешма җитәкчесе яки кеше үзе әлеге үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала. Хезмәткәрен укыткан оешмага субсидия түләнә, аның өчен оешма акчасы сарыф ителми.
Чыганак: https://vatantat.ru/
Фото: https://tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев