Папиллома вирусы кемнәрне зарарлый?
Табиблар әйтүенчә, җенси яктан актив ир-атлар һәм хатын-кызларның 80 проценты кешеләрдә була торган папиллома вирусы белән зарарланган.
Саннардан күренгәнчә, кешедәге папиллома вирусы — бик киң таралган, составында ДНК булган, генетик яктан күп төрле вируслар ул. Ул бары тик кеше организмында гына яши ала һәм ир-атларны да, хатын-кызларны да зарарлый. Аның белән хәтта балалар да зарарлана. Вирус нәтиҗәсендә тиредә, лайлалы тышчаларда папиллома, сөял, кондиломалар барлыкка килә.
Вирусның якынча 200 төре билгеле. Аның 30 дан артык төре җенес юлларын һәм бәвел каналын зарарлый һәм җенси юл белән йога.
Вирус йоктыру факторлары булып түбәндәгеләр санала — иртә җенси тормыш, җенси партнерларны еш алыштыру, җенси юл белән йога торган авырулар, аналык микрофлорасы бозылу, абортлар, традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр, грипп, герпес, хламидиоз, ВИЧ, гепатит кебек авырулар, иммунитетны баса торган дарулар куллану, тәмәке тарту.
Вируслар кеше өчен нәрсәсе белән куркыныч? Алардан сакланырга мөмкинме? Бу хакта газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Игътибар!
Озакламый мәктәпләрдә укулар башлана. Тугыз яше тулган малайларга һәм кызларга папиллома вирусына прививка ясау мөмкинлеге бар. Моның өчен әти-әниләрнең гариза белән участок табибларына мөрәҗәгать итүләре кирәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев