САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Палас тукучы Мәрьям апа Рангазарда яши

Рангазар авылында яшәүче Рәүф һәм Мәрьям Кәрамиевлар гаиләсен һәркем белә. Мәрьям апа паласлар, картиналар тукый, урындык җәймәләре ясый, кечкенә мендәрчекләр чигә, бәйли. Хәзерге көнгә ул инде 200 данә урындык җәймәләре чиккән. "Дүртәрләп бүләк итсәм дә, 50 генә кешегә җитә бит әле", - дип шаярта ул. Мәрьям апа балалар бакчасында мөдир...

Рангазар авылында яшәүче Рәүф һәм Мәрьям Кәрамиевлар гаиләсен һәркем белә. Мәрьям апа паласлар, картиналар тукый, урындык җәймәләре ясый, кечкенә мендәрчекләр чигә, бәйли. Хәзерге көнгә ул инде 200 данә урындык җәймәләре чиккән. "Дүртәрләп бүләк итсәм дә, 50 генә кешегә җитә бит әле", - дип шаярта ул.

Мәрьям апа балалар бакчасында мөдир булып эшләгәндә анда йөрүчеләрнең әниләре белән түгәрәкләр оештырган. Үзенең осталыгы белән ул яшьләр белән дә уртаклаша, беркемне дә кире какмый.

Рәүф абый җәмәгатеннән шулай ук калышмаска тырыша. Ул аңа йомгаклар әзерләшә, үзе канатлар ясый, аш-суга да оста.

Рәүф абый белән Мәрьям апаны телевидениегә дә төшереп киттеләр. Алар турында репортажны кайчан карарга икәнен без сезгә хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев