САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Онкологлар Татарстан халкын диспансерлаштыруга чакыра

Татарстанда һәр 32нче кеше онкологик авырулар буенча исәптә тора.

Бу саннарны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Эдуард Нагуманов китерде.

2025 ел ахырына булган мәгълүматларга караганда, республикада яман шеш белән чирләүче 127 меңнән артык пациент теркәлгән. Бер ел эчендә ачыкланган яңа очраклар саны беренче тыкыр 20 меңнән арткан.

«Авыручылар саны 2024 ел белән чагыштырганда 4,5 процентка, ә 2023 ел белән чагыштырганда 12 процентка артты», — дип билгеләп үтте Нагуманов.

Белгеч диспансерлаштыруның мөһимлеген ассызыклады: ул ракны башлангыч этапларында ачыкларга 8 тапкырга ешрак ярдәм итә. Бушлай тикшеренү Россия халкына «Озын гомерле һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында ачык.

Чвганак: "Татар-информ" МА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев