Олы юлга озатты көллият
Ни чыкса да, көллиятлеләрдән чыга инде. Чыгарылыш кичәсенә барыр өчен махсус аэроплан "чакыртканнар". Бәйрәмчә киенгән кызлар-егетләр, әти-әниләр, укытучылар, остазлар һәм кунаклар салонга кереп урнашкач, кичәне алып баручы - көллиятнең өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина барысын да басу-кырлар буйлап, остаханәләргә, укыту кабинетларына сәяхәткә чакырды. Әйе, сизелми дә узып киткән көннәр,...
Ни чыкса да, көллиятлеләрдән чыга инде. Чыгарылыш кичәсенә барыр өчен махсус аэроплан "чакыртканнар". Бәйрәмчә киенгән кызлар-егетләр, әти-әниләр, укытучылар, остазлар һәм кунаклар салонга кереп урнашкач, кичәне алып баручы - көллиятнең өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина барысын да басу-кырлар буйлап, остаханәләргә, укыту кабинетларына сәяхәткә чакырды.
Әйе, сизелми дә узып киткән көннәр, еллар хәзер күңелдә матур хатирәләрне саклый. "Кешегә балык тотып бирсәң, ул бер көн тук булыр, аны тотарга өйрәтсәң, гомере буе тук булыр", дигән гыйбарә бар. Чыннан да, Сарман аграр көллиятендә "балык тотарга өйрәтә беләләр". Хезмәтләрен яратып, эшләрен асылына төшенеп башкаралар биредә барысы да. Басу-кырларда "тимер ат" егәрләүче уңган механизаторны, ашханә-кафеларда тәмле ризыклар белән сыйлаучыны, үз техникасын сәгать кебек йөртүчене, куллары белән алтын коючыны, заман белән бергә атлаучы хисапчыны аграр көллияттә әзерлиләр. Теория дәресләрендә алган белемнәрен хезмәттә сынап карап, чыныгып, кулларына белгечлекләре буенча диплом алгач та, мөстәкыйль эшләрлек итеп тәрбиялиләр. Тормышка әзер шундый 210 кыз һәм егеткә диплом тапшырдылар кичәдә. Аларның 60ы янә көллияттә калып, укуларын дәвам итәчәк - урта һөнәри белем алачак. "Узган уку елында 550 укучы белем алды. Һөнәр үзләштерү өчен көллияттә барлык мөмкинлекләр дә бар. Материаль-техник база көчле, ял итү, өстәмә шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырыла. Бездә алган белемнәрен эштә уңышлы куллансыннар, әти-әниләренә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булсыннар иде - безнең теләк шул", - диде көллият директоры З.Әһелтдинов сәламләү чыгышында.
Районыбыз, хәтта күрше-тирә районнар өчен дә югары квалификацияле эшче кадрларның нәкъ менә безнең җирлектә әзерләнүе - хакимият өчен дә горурлык. Яшь белгечләрне район башлыгы Нәфис Закиров, Башкарма комитеты исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев тәбрикләде һәм иң изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде. Бүгенге заманда урта буын белгечләре аеруча игътибарга лаек, бигрәк тә конкурентлыкка ия булганнарына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. "Агрокөч" җәмгыятенең персонал белән эшләү бүлеге җитәкчесе Э.Айсин да бәйрәм белән тәбрикләде. Аның фикеренчә, югары хезмәт нәтиҗәлелегенә ирешү өчен менә шундый югары әзерлекле эшче кадрлар кирәк. Аларны эш белән тәэмин итүдә каршылыклар булмаячагын да әйтеп узды ул. Мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик үзәге директоры Д.Зиннәтуллина укучыларга алган белемнәренең куанычын, үзләштергән һөнәрләренең файдасын күрергә насыйп булсын, диде. Көчле рухлы булып калуларын теләде. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, мөгаен, диплом тапшырганда булгандыр. Башлангыч һөнәри белем турындагы документ белән бергә егетләр-кызлар җиңел машина йөртү, кайсыберләре тракторчы таныклыкларына да ия булдылар. Тырыш, яхшы укыган, көллият тормышында актив булганнарның әти-әниләрен дә сәхнәгә чакырдылар, алар үзләренә адресланган Рәхмәт хатларын алдылар. Пешекчеләр төркемендә белем алган Резидә Насыйбуллина Кызыл дипломга ия булды. Укып бетергәннәр арасында Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киткәннәре дә бар иде. Аларга имин хезмәтләр теләнде. Берәм-берәм сәхнәгә күтәрелгән егет-кызларны күреп, бер горурлык хисе кичердек. Барысы да ыспай киенгән, бераз җитди. Мөстәкыйль тормышка фатиха бирүче укытучылар, остазлар да дулкынланалар, йөзләрендә - моңсулык. Әмма барысының да бер генә теләк - укучылары чын кеше булсыннар да, тормышта югалып калмасыннар, бәхетләрен яраткан хезмәтләрендә тапсыннар, үстергән, тәрбия биргән әти-әниләренең, белем биргән мөгаллимнәренең йөзләренә кызыллык китермәсеннәр. Кифая Заһирова барлык әти-әниләрнең коллективка булган рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул үз чыгышында көллият директоры З.Әһелтдинов, аның урынбасарлары В.Әһелтдинова, И.Нигъмәтуллин, И.Гаделшин, А.Нуретдинова, чыгарылыш төркем мастерлары һәм укытучылары Д.Гайнетдинова, Г.Бакиева, В.Төхвәтуллина, М.Солтанов, Р.Усманова, Р.Гыйльфанов, Ә.Төхбәтуллина, В.Болтоносов исемнәрен зур хөрмәт белән телгә алды. Гомумән, коллектив хезмәтенә югары бәя бирелде. Укучылар да укытучыларына булган ихлас теләкләрен, рәхмәтләрен шигырь юлларына салып та, җырлап та җиткерделәр, матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Кичәдә башкарылган "Мизгел" төркеменең дәртле биюләре, укучыларның үзләренең моңлы җырлары бәйрәм рухын тагын да күтәрде. Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: көллияттә укучыларның сәләтләрен үстерү буенча зур тырышлык куела. Сәнгатькә тартылган укучы белән өстәмә эшләү уңай нәтиҗәләрен бирә. Югары дәрәҗәдә җиһазланган актлар залында нинди генә тәрбияви, әхлакый, күңел ачу чаралары узмый икән? Республикада танылган "Понабрали" КВН командасының чыгышлары, шактый еллар Р.Сәфәргалина җитәкчелегендә эшләп килүче "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль клубы уеннары да шунда уза. Алар эшенә дә кичәдә йомгак ясалды. Елның иң оста уенчысы, белеге (знатогы) билгеләнде, аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Хисләр ташкыны күңелләрне айкады кичәдә. Өч ел бергә узган көннәр артта калды, гәрчә барысы да кичә генә булган кебек. Шулай шул: күңелле, самими вакытлар, күз ачып йомганчы, гомер йомгагын алга тәгәрәтә. Кай арада үткән, диген, гомер. Иртәгәдән мөстәкыйль тормыш юлы, хезмәт киңлекләре көтә. Кулында һөнәр булган кеше югалырга тиеш түгел. Хәерле сәгатьтә, дип, уңышлы юллар теләп, кабат күрешүне өмет иткән куллар саубуллашты.
Истәлеккә диеп төшкән фоторәсемнәре көллияттә үткән рәхәт, матур мизгелләрен тарихка кертеп калдырды. Вакытлар узгач та, янә-янә шул фотоларны карап, алар шушы шаулы уку елларын хәтерләренә төшерерләр әле.
РӘСЕМДӘ: диплом тапшыру вакыты; Кызыл диплом иясе - Резидә әти-әнисе Римма, Илдар белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев