САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Һөнәрләре белән бәхетлеләр

Сарман районында халыкка стоматология хезмәтен Җәлил бистәсендә, Сарман, Саклаубаш авылларында тәҗрибәле табиблар күрсәтә. Һәр табиб эш көнендә якынча 10 пациентны кабул итә. Сарман сырхауханәсендә өч теш табибы, өч стоматолог-терапевт, ике стоматолог-ортопед, стоматолог-хирург, өч теш технигы һәм өч шәфкать туташы эшли. Алар Сарманлыларга яхшы таныш: Алсу һәм Рәүф Исламовлар, Садыйков Рөстәм,...

Сарман районында халыкка стоматология хезмәтен Җәлил бистәсендә, Сарман, Саклаубаш авылларында тәҗрибәле табиблар күрсәтә. Һәр табиб эш көнендә якынча 10 пациентны кабул итә. Сарман сырхауханәсендә өч теш табибы, өч стоматолог-терапевт, ике стоматолог-ортопед, стоматолог-хирург, өч теш технигы һәм өч шәфкать туташы эшли. Алар Сарманлыларга яхшы таныш: Алсу һәм Рәүф Исламовлар, Садыйков Рөстәм, Гыйльфанов Мансур, Сәлимгәрәев Равил, Сабиров Раян, Шәймөхәммәтова Алсу, Зарипова Рузалия, Мәрданова Зәйтүнә, Минһаҗев Ирек, Гыйльфанова Венера, Хөснетдинова Гөлназ, Әхмәдиева Гөлия, Наскаева Тәбрия һәм Җәлилова Диләрә. Коллектив сокланырлык дәрәҗәдә тату һәм бердәм.
Бу һөнәргә 20-30 ел гомерләрен багышлаган табиблар әңгәмә вакытында үз һөнәрләре турында бик яратып сөйләделәр. Аралашу дәверендә эшләренә карата берсендә генә дә битарафлык әсәре сизмәдем. Аларның һәр сүзеннән үз һөнәрләрендә бәхетле икәнлекләре сизелеп тора.
Хөрмәтле табиблар, сезне Халыкара стоматологлар көне уңаеннан котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез.
Бу һөнәрне сайларга теләүче чыгарылыш сыйныф укучыларына профессионалларның әйтер сүзләре бар: яраткан фәннәрегез химия белән биология булса, нервларыгыз ныклы булса, кешеләр белән аралашу осталыгыгыз булса, фән яңалыклары белән даими кызыксынып то
рсагыз, димәк, бу һөнәрдә сезнең потенциалыгыз бар.
Кызыклы фактлар
  • Борынгы Рим патрицийлары теш чистарту өчен махсус коллар тотканнар.
  • Тешләр өчен иң куркыныч спорт төре - хоккей. Хоккейчыларның 68 проценты уен вакытында, ким дигәндә, бер тешләреннән мәхрүм булганнар.
  • Теш табибларыннан куркучылар өчен өстәмә мәгълүмат: электр урындыгын нәкъ менә стоматолог уйлап тапкан.
Рузилә Асылшәрипова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев