САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Разим абый 88 яшенә кадәр фермада эшләгән

Мортыштамак авылында яшәүче хезмәт ветераны Садыков Разим Сабир улына бүген 90 яшь тулды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге намуслы хезмәтен югары бәяләп, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Разим абый 88 яшенә кадәр фермада эшли, азык әзерләү хуҗалыгын җитәкли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин, җирлек башкарма комитеты секретаре Алсу Илдарханова, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева да Разим абыйга изге теләкләрен җиткерделәр. 

Разим абый тормыш иптәше Даимә апа белән (ул 20 ел элек бакыйлыкка күчкән) ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 9 онык, 11 оныкчык бабаларын уңышлары белән сөендерәләр. Гомумән, тормыш арбасын якыннары белән бергәләп тарта ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев