САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Нәрсә ашасаң, бөергә таш утыра?

Галимнәр фикеренчә, күп итеп шикәр ашасаң, бөерләргә таш утыруы ихтимал.

Өстәлгән шикәрләр (конфетлар, камыр ризыклары һәм башкалар) ашау бөерләрдә таш ясалу куркынычын арттыра. Кытай галимнәре шундый нәтиҗә ясаган.

Алар 28 мең ир-ат һәм хатын-кыз турында белешмәне анализлаган. Катнашучылар соңгы тәүлектә сироплар, бал яки чиста шикәр ашау-ашамавы турында да әйткән. Нәтиҗәдә рационда өстәмә шикәрләр күп булган саен, бөердә таш булуы ихтималы арткан.

Галимнәр кешеләрнең яшен, җенесен, авырлыгын, туклану сыйфатын, диабет булу-булмавын, тәме тарту-тартмавын да исәпкә алган.

Конфетларда, туңдырма яки камыр ризыкларында булган өстәмә шикәр ашауны чикләү бөердә таш утырудан котылу мөмкинлеге булуы да ачыкланган.

Бөердә таш булу билгеләре көчле авырту, күңел болгану, косу, канлы бәвел, диелә хәбәрдә.

Чыганак : https://intertat.tatar/news/narsa-asasan-boerga-tas-utyra-5860641

Фото: www.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев