САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Наркотиклар турында 7 миф

-

1. Җиңел наркотиклар бар һәм алар куркыныч түгел.
Дөрес түгел. Җиңел наркотиклар булмый. Теләсә-кайсы наркотик организм өчен куркыныч.
2. Көчсез һәм ихтыярсыз кешеләр генә накоманга әйләнә. Бу миңа кагылмаячак.
Наркомания — авыру, шуңа күрә аның ихтыяр көченә кагылышы юк.
3. Наркотиклар аралашуга ярдәм итәләр.
Наркоманның кызыксыну даирәсе котылгысыз рәвештә тарая. Ахыр чиктә ул наркотик һәм аңа бәйле әйберләр белән генә чикләнә.
4. Наркотикны бер генә тапкыр кулланган очракта аның зарары булмый.
Бәйлелек беренче куллануда ук барлыкка килергә, шулай ук үлемгә китерергә мөмкин.
5. Наркотик кулланудан теләсә-кайсы вакытта туктарга була.
Күп наркоманнар шулай итеп үзләрен, үзләренең көчсезлекләрен акларга телиләр. Бу сүзләрне әйткән кеше наркотиклар куллаудан тыела алмый.
6. Алкоголик булуга караганда наркоман булу артыграк.
Күпләр өчен беренче тапкыр алкоголь куллануга караганда беренче тапкыр наркотик куллану күпкә рәхәтрәк. Югарыда әйтелгән миф шул сәбәпле барлыкка килгән.
7. Наркотиклар организмда елдан артык тормыйлар, чыгып бетәләр.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев