САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

«Начар гадәттән арынуы бик читен», – ди сарманлылар

Соңгы елларда бөтен өлкәдә дә электрон форматка күчә башладылар.

 2020 елдагы пандемиядән соң бу аеруча сизелә башлады. Сүз дә юк, электрон формат бик уңайлы – кайдадыр булса барып та йөрисе юк, бар эшне дә компьютер артында яки телефонда гына да башкарып була. Ләкин бу барлык электрон нәрсәләр дә файда китерә дигән сүз түгел...
Бу очракта сүз электрон тәмәкеләр турында барыр. Чыккан гына вакытында ул бер генә төрле һәм «гади» тәмәкене ташлаучыларга юнәлтелгән иде. Имештер, аның электрон «туганы» күпкә зыянсызрак, әкренләп тәмәкене бөтенләй ташларга ярдәм итәргә тиеш. Өлкәнрәк яшьтәге кешеләр дә аңа күчеп карадылар. Андыйларны урамда очратканда, «әһә, бу начар гадәтен бетерергә ниятләгән» дигән фикер туа иде.
Тик, тора-бара, электрон тәмәкеләр яшьләрдә, хәтта мәктәп укучыларында да күренгәли башлады. Әле «гади» тәмәкене тартып та карамаган килеш, нинди аны ташлау ди ул? Димәк, электрон тәмәке үзенең вазифаларын үти алмады, үзе тулы көчкә ия эшләнмәгә әверелде. Вазифаларыннан азат ителергә тиеш кебек тә, тик бер «утырган урын»нан тиз генә төшәсе килми шул...
Электрон тәмәке белән бәйле тагын да күбрәк «хикмәтләр» турында беләсегез килсә, район газетасының 19 апрель санын укыгыз.
ru.freepik.com сайтыннан рәсем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев