САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилева Сарман районына килде

Кичә Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Чара 18.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда үтте. Әлеге чарага быел беренче мәртәбә Муса Җәлилнең кызы Чулпан да кайтты. Районга шулай ук аның кызы Татьяна Малышева, Муса Җәлилнең оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева да килделәр. Бүген Җәлилнефть" оешмасының административ бинасы...

Кичә Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Чара 18.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда үтте.

Әлеге чарага быел беренче мәртәбә Муса Җәлилнең кызы Чулпан да кайтты. Районга шулай ук аның кызы Татьяна Малышева, Муса Җәлилнең оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева да килделәр.

Бүген Җәлилнефть" оешмасының административ бинасы янында шагыйрь һәйкәле тирәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган митинг узачак. Ул 10:45 сәгатьтә оештырылачак. Митингта татар җырлары, Муса Җәлил шигырьләренә язылган көйләр, шагыйрьнең үзенә багышланган әсәрләр яңгыраячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев