САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль район Советының чираттагы киңәшмәсе узды

Муниципаль район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аның көн тәртибендә инвалидлар декадасын уздыру белән бәйле мәсьәләләр каралды. Районда узачак чаралар планы, Җаваплы оешмалар эшчәнлеге турында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гараева сөйләде. Өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтелүе торышы белән үзәк хастаханә баш табибы Ирек Билалов таныштырды. Ләшәү Тамак авыл җирлегендә эшләр торышы...

Муниципаль район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аның көн тәртибендә инвалидлар декадасын уздыру белән бәйле мәсьәләләр каралды. Районда узачак чаралар планы, Җаваплы оешмалар эшчәнлеге турында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гараева сөйләде. Өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтелүе торышы белән үзәк хастаханә баш табибы Ирек Билалов таныштырды. Ләшәү Тамак авыл җирлегендә эшләр торышы хакында җирлек башлыгы Ринат Насыйров чыгышы тыңланды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәрит Хөснуллин алып барды. Ул каралган сорауларга ачыклык кертеп, декаданы шул категориягә кергән һәркемгә хөрмәт күрсәтеп, берсен дә игътибарсыз калдырмауны җитәкчеләр алдына бурыч итеп куйды.

Шулай ук, сылтамадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев