САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мунча керү әдәбе нидән гыйбарәт?

Ислам – чисталык дине, диләр. Өс-башны пөхтә тоту, юыну, тәһарәтле булу – һәр кеше өчен тиешле гамәлләрдән. Шунысына да игътибар итми мөмкин түгел: юыну урыны саналган мунча хәзер кәеф-сафа кору урынына әйләнеп бара. Диндә бу рөхсәт ителәме? Мунча керү әдәбе нидән гыйбарәт?

Усад җирлеге «Ихлас» мәчете имамы Рузиль хәзрәт Ихсанов шул хакта сөйләде.

– Хәзрәт, мунча кергәндә дин ягыннан үтәлергә тиешле кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле.

– Ислам дине – әлбәттә, чисталык дине. Мөселманнарның Фикх китабында (хокук һәм бурычлары китабы. – Ред.) тәһарәт, чисталык дигән аерым бер бүлек бар һәм ул беренче булып өйрәнелә. Моннан чыгып, без чиста йөрергә тиеш дигән нәтиҗә ясый алабыз. Чистарыну – гыйбадәт һәм дога кылуның ачкычы булып тора. Тәһарәтсез намаз укырга, Коръән китабын тотарга ярамаганлыгы турында да беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Чисталык – иманның яртысы», – диелгән. Мөхәммәд (с.г.в) тешләрне чистарту, тырнак кисү, киемне юу турында да алдан әйтеп калдырган, тәнне чиста тотуны безгә бурыч итеп йөкләгән. Чисталык дигәндә өс-башны да, тешләрне дә, тырнакларны да тиешенчә чистартуны күз алдында тотарга кирәк. Мөселманнардан начар ис килеп тормаса, гел хуш ис аңкып торса яхшы. Хәтта сарымсак, суганлы ризык ашаганнан соң мәчеткә кермәскә кушалар.

Мунчаның үз әдәпләре бар, алар турында еш кына оныталар. Беренчедән, мунча һәм бәдрәфтә намаз гыйбадәте һәм догалар уку рөхсәт ителми, чөнки бу урыннар чиста саналмый, әмма анда кергәндә һәрвакыт дога укып керергә кирәк. Ул болайрак яңгырый: «Бисмилләәһи. Әллааһүммә инни әгүүзү бикә минәл хубси үәл хабәәис». Тәрҗемәсенә килсәк: «Аллаһ исеме белән башлыйм. И, Аллаһ, мондагы җен ирләрдән вә җен хатыннардан Сиңа сыенам!» Икенчедән, мунчага һәм бәдрәфкә сул аяктан атлап кереп, уң аяктан чыгу хәерле. Өченчедән, гаурәт урыннары капланган булу шарт. Ялгызың гына кергәндә яки ир белән хатынга гына гаурәт урыннарын капламыйча, шәрә килеш мунча керергә рөхсәт ителә. Ир-егетләр аерым, хатын-кызлар аерым, әни белән кыз, әти белән малай, әби белән онык, апа белән сеңел мунча кергән очракта да гаурәт урыннары капланган булырга тиеш. Әйтик, 4–5 яшьлек баланы мунчага юындырырга алып керәсез икән, сезнең гаурәт урыннарыгыз күренмәсен. Бер җенестәге кеше белән керәсе, ә кечкенә, 4–5 яшенә җитмәгән балалар булса, ул чакта шәрә килеш тә ярый. Дүртенчедән, ир-атларның һәм хатын-кызларның бергә керүе рөхсәт ителми! Моннан тыш, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең берегез юына торган урында икенчегез кечкенә ихтыяҗын эшләмәсен», – дигән. Мунчамы ул, душмы – мондый урында кечкенә йомышны үтәргә ярамый. Бу – әдәпсезлек билгесе. Һәр кеше мунчада юынгач, артыннан чистартып калдырырга тиеш.

– Мунчадан чыккач, су эчкәнче тоз кабарга кирәк, ди өлкәннәр, диндә андый нәрсә бармы?

– Динебездә бу хакта мәгълүмат очратканым булмады, бәлки, берәр җирлекнең гадәте генәдер. Шулай ук медицина ягыннан файдасы бардыр, бәлки.

– Мунча эчендә кәеф-сафа кылып утыру рөхсәтме? Күпләр анда сыра, хәмер эчеп, ашап та утыра бит...

Реклама

– Шәригатебездә мунчада җыелып ял итәргә ярамый дигән тыю юк, хәтта киресенчә, Раббыбыз билгеләгән кысалардан чыкмыйча, хәләл рәвештә җанга-тәнгә ял бирүне динебез хуплый. Әмма алдарак китерелгән барлык кагыйдәләр дә үтәлергә тиеш! Гаурәт урыннар капланган, чисталык сакланган булсын. Мунчада сыра һәм башка хәрәм эчемлек яки ризык кулланырга ярамый. Нинди генә хәләл ял итү чарасы булса да, ул безгә намазны вакытында башкарырга комачауламаска тиеш.

– Ә мунчада яратышу турында диндә ни диелә?

– Бу сорау бик тә четерекле. Аллаһның никах аша ир һәм хатынга бир­гән зур нигъмәте – җенси мө­нә­сәбәт. Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне (пошлость) басу, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле тәртипләре, үз кагыйдәләре, хәтта кайбер чикләүләре дә бар. Изге ният, тиешле әдәп, махсус догасы белән кылынган якынлык – гади шәһвәт сүндерүдән изге гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.

Ислам күзлегеннән караганда, якынлык кылуда Коръән аятенә таянабыз. Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Хатыннарыгыз сезгә игенлек урыны, үзегез теләгән яктан игенлекләрегезгә килегез!<…> Хатыннарыгыз белән эш кылганда яхшылыкны үзегез башлап кылыгыз, якынлык кылырга да үзегез башлагыз, бисмиллә әйтегез, Аллаһтан изге бала сорагыз!» Никахлы ир белән хатынның бергә хәләл рәвештә мунчада, саунада якынлык кылуы динебез тарафыннан тыелмый. Тик, мәсәлән, юына торган урын белән мунчаның чабына торган урыны берләшкән икән, анда якынлык кылыр алдыннан әйтеләсе доганы уку хәерле гамәл түгел, шуңа да, мунчага кереп якынлык кылу теләге булса, керер алдыннан доганы әйтү херлерәк. Якынлык кылу алдыннан ир белән хатын: «Бисмилләһи. Әллааһүмма җән­ниб­нә-шәйтаанә вә җән­ниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә», – дисәләр һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас», – диде Пәйгамбәребез (с.г.в). Доганың тәрҗемәсе: «Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла». Әлбәттә, иман иясе өчен бу доганы яттан белү һәм куллану хәерле.

– Мунчада җеннәр яши, шуңа ялгыз кермәскә, диләр. Шулай ук кояш баегач та, төнлә дә мунча кермәскә кушалар.

– Әйе, мунчада җеннәр оялаган булырга мөмкин. Алардан якты ут саклый һәм иң элек китергән бәдрәфкә, мунчага кергәндә укыла торган доганы әйтеп керү хәерле. Ялгызы һәм кояш баеп, төнлә мунча керүнең ярамый дигәнгә динебездә дәлилләр очратканым булмады. Мунча керү вакытына килгәндә, нинди вакытта керсәң дә ярый. Тик шулай да намаз вакытында без мунча кереп ятарга тиеш түгел. Бу вакытта намаз уку хәерле.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев