Муенга җил бәрсә, нишләргә?
Авыртудан котылу өчен түбәндәге компрессларның файдасы тими калмас.
Керән тамырын угычның эре тешләре аша чыгарып, шуңа 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Марляга салынган шушы катнашманы авырткан урынга целлофан пакет яки шарф ярдәмендә бәйләп куеп, 20 минут ятып торасы. Икенче ысул өчен исә бал кирәк булачак. 2 аш кашыгы балны кайнап торган су өстендә җылытып, шуны авырткан урынга сөртергә кирәк. Өстенә целлофан пакет куеп, бер сәгать шарф бәйләп торсагыз, муеныгыздагы авыртудан җилләр исәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев