САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәрхәмәтле эшләрнең иге-чиге юк,-ди мортыштамаклылар

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы-мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Мортыштамак мәктәбендә күп кенә чаралар уздырдык.

Атна барышында “Без бергә!”, “Дуслык дәресе” дип аталган сыйныф дәресләре үтте. “Мәрхәмәтлеклек көне”ндә башлангыч сыйныф укучылары мәктәбебездәге балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Шалкан” курчак театрын сәхнәләштерделәр милли кухня ризыкларына карата уздырылган рәсем конкурсында катнаштылар. “Эш остадан курка ул!” девизы астында авыл китапханәсенә кереп китапханәче Миләүшә апага китаплар яңартырга булыштылар. “Мәрхәмәтле Җир” дип аталган чарада без парк-скверларда җыештыру эшләре алып бардык. Авылыбыздан яуга киткән обелиск янын, Советлар Союзы Герое Дамир Әхмәтов исмендәге ял паркын тәртипләдек.11 сентябрь аеклылык көне буларак билгеләп үтелгәнгә күрә, безнең өчен авыл фельдшеры Татьяна апа Тумриева “Минем сәламәтлегем минем кулда” дигән темага бик яхшы эчтәлекле әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында актив яшәү рәвеше турында сөйләштек, спорт, шәхси гигиенаның әһәмияте турында күп информация алдык. Шул уңайдан, бу көн урамда зарядка ясау белән дәвам итте.

Атна барышында өлкәннәргә, кечкенәләргә юл аша чыкканда, урамда барганда күп кенә өлкәннәргә ярдәм күрсәттек-кемгә сумкасын күтәрештек, ә кемгәдер чүп түгәргә булыштык.

Мәктәбебездә, мәрхәмәтлелек  атнасы кысаларында гына түгел, уку елы барышында дәвам итә. Укытучыларыбыз безне бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, ярдәмле булырга һәрдаим өйрәтәләр.

 

Мортыштамак мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Алия Абдуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев