Мортыштамакта Хәтер бакчасы үсәчәк
"Әле тагын үсентеләр алырга планлаштырабыз".
Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә “Хәтер бакчасы” экологик акциясе үтте. Мәктәп укучылары көче белән утыртылган карагайлар үскәч, бервакыт ул урында матур парк барлыкка килер.
- Сарман урманчылыгы 1000 төп карагай бирде. Әле тагын үсентеләр алырга планлаштырабыз. Киләчәктә бу урынны агачлар белән әйләндереп алып, ял паркы ясарга ниятлибез, - диде авыл җирлеге башлыгы Илдар һадиуллин.
Агач утырту акциясендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, укучылар, укытучылар катнаштылар һәм булачак паркка өлешләрен керттеләр.
Санитар икеайлык барган көннәрдә дә, үз агачыңны утыртып, табигатьне яшелләндерүгә, һаваның чисталыгын саклауга ярдәм итү – кирәкле гамәл.
Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев