Мортыштамак музеенда “Батырлык дәресе” үтте
Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларында өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләрен уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылган “Батырлык дәресе” авыл музенда үтте.
Укытучылар, укучылар авылыбызның тыл ветераннары Аздахов Мөҗәһит, Хәсәнов Мөдир бабалары белән очраштылар.
Мөҗәһит бабай 1930 нчы елгы, сугыш башланганда аңа 11 яшь булган. Бүгенгедәй хәтерли әле ул, күпме ир-егетләрне авыл халкы елап озатып калганын. Озатучылар аларга бер теләк- дошманны тизрәк җиңеп кайтуны телиләр. Сылу егетләр, ир уртасы абыйлар изге Ватан өчен сугышка китә.
Тылда калучыларга да җиңел булмый. Ләкин солдат әтиләрен, кардәш-туганнарын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп тору өчен, колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр дә хатын-кыз, карт-корылар, бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрәләр алар.
Сугыш чор балалары буларак алар ачлыкны да, ялангачлыкны кичергәннәр.
Мөҗәһит бабай укучыларга үтемле итеп шул елларны искә алып сөйләде. Укучыларга бары тик изге теләкләрен җиткерде.
Икенче тыл ветераны, авылыбызның иң өлкән кешесе - Хәсәнов Мөдир, 1928 нче елның 14 августында Колмәт авылында туган.
Сугыш башланганда аңа 13 яшь булган. Гаиләдә алар 8бала:Әнисә, Мөдир, Тәскирә, Гыйная, Вакыйф, Мөнзил, Фоат, Зәкиҗан. Әтисе Хәсән 1943 нче елда фронтка алына. Әнисе Маһинур берсеннән-берсе кечкенә 8 бала белән кала, үзе колхоздан кайтып керми. Зурраклар кечерәкләрен карап, әниләренә ярдәм итеп торалар. Кеше төсле 7 класс белем алмаса да, мең төрле киртәләрне кичеп,тормыш мәктәбен “5” легә үтә ул.
4 классны тәмамлау белән, колхозга эшкә килә, кая кушсалар-шунда җигелә. Ат белән сабанын да сөрә, тырмалый, чәчә, кыш көне урманнан агач ташый. Җиңү хәбәрен дә ул Сарайлы ягындагы басуда бабасы Хәкимулла белән чәчү чәчкәндә ишетә...
Әтисе Хәсән сугыштан исән кайта,әмма алган яраларыннан 1954 нче елда вафат була.
Эшкә карусыз булганы өчен Мөдирне авылда яраталар. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып тора.
Ул лаеклы ялга чыкканчы, колхозда балта остасы булып эшли. Аның күңел җылысы салынып никадәр гаилә яңа нигезле, капка - коймалы булган. Ишек яңаклары, тәрәзә йөзлекләре, шкаф, урындыклар ясау, пыяла кую, колхоз өчен ат арбалары, чаналары да үзе ясый. Элек, Минзәлә елгасы аша авылның ике урамын тоташтыручы зур күпер салынганчы, һәр елны ташу белән бергә, агач күпер китә торган булган, ел да күпер салу эшен ул оештыра. Элек- электән ул бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнгән.
“Киләчәгебез сезнең кулларда булачак, шуңа күрә үз илегез, халкыгыз өчен батырлык кылучылар күбрәк булсын арагызда, яхшы белем алыгыз, тәрбияле булыгыз”, -дип теләде Мөдир бабалары.
“Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә”,-дип тәмамлады “Батырлык дәресен” Миләүшә апалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев