САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортыш- Баш авылында Хәбәрсез Югалган Солдатлар көне узды

4 декабрьдә Мортыш-Баш мәдәният йортында үсмерләр һәм яшьләр өчен Хәбәрсез Югалган Солдатлар көненә багышланган "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" дигән исемле очрашу узды. Мәдәният йорты директоры Лена Гарифуллина Новгород өлкәсенең "Үлем үзәненә" походка барган истәлекләре белән уртаклашты. 1942 нче елның җәендә генерал Власов командованиесендәге 2 нче Удар Армия чолганышта кала....

4 декабрьдә Мортыш-Баш мәдәният йортында үсмерләр һәм яшьләр өчен Хәбәрсез Югалган Солдатлар көненә багышланган "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" дигән исемле очрашу узды. Мәдәният йорты директоры Лена Гарифуллина Новгород өлкәсенең "Үлем үзәненә" походка барган истәлекләре белән уртаклашты. 1942 нче елның җәендә генерал Власов командованиесендәге 2 нче Удар Армия чолганышта кала. Генерал Власов үзе теләп фашистларга әсирлеккә төшә. Ә күпчелек солдат - офицерлар соңгы сулышларына кадәр немецларга каршы торалар. Аларның күпчелеге безнең көннәргә кадәр күмелмичә калган. Л.Гарифуллина 90 нчы елларда Чаллыда "Долина" эзләнү оешмасын җитәкли .Ул ике тапкыр Волхов сазлыкларына походка бара, солдатларның калдыкларын эзләүдә һәм аларны күмүдә катнаша.

Бөек Ватан сугышына багышланган китаплардан , походтан алып кайткан фотолардан күргәзмә дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев