САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортамакка “Черная кошка” бандасы җинаятьчеләрен эзләүченең кызы кайтты

.

 «А теперь горбатый!, Я сказал горбатый!» - күренекле режиссёр Станислав Говорухин төшергән, совет детективлары арасында иң күренеклеләреннән берсе булган «Место встречи изменить нельзя» фильмыннан алынган бу сүзләрне белмәгән, хәтерләмәгән кеше юктыр. Ник дигәндә, совет кешеләре арасында фильмның үзен карамаган кеше дә калмагандыр. “Черная кошка” – 1945-1946 елларда бөтен Мәскәүне курку астында тоткан банда ул. Ә ике ел буе шушы җинаятьчеләрне эзләүчеләрнең берсе Сәйяр Баев – тамырларының чыгышы белән Мортамак авылыннан. Аның бабасы Миңнегул Мортамак авылында туып үскән. Баевлар нәселе әлеге авылда 300 ел гомер кичергән.Бүген – 2 февраль көнне Сәйяр Баевның кызы – әби-бабаларының, якыннарының нәсел җепләрен, тарихын өйрәнү өчен зур көч куйган Эльмира Баева Мортамак авылында булды, үзенең эшчәнлеге хакында сөйләде...Данлы юл үткән, тарихта якты эз калдырган әлеге гаилә турындагы язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев