Мөршидә апа 90 яшькә җитүнең серен әйтте
Сарысаз Тәкермән авылында гомер итүче Хафизова Мөршидә Хафиз кызына 90 яшь май аенда ук тулган.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, картлыкка hич бирешми ул. Аның хәтта чәчләренә чал төшмәгән, диярлек.
- Картаям, ахры, чәчләрем дә агара башлады, дип көлдерәм танышларны. Авылымны яраттым, бер эштән дә курыкмадым, холыксыз булмадым, Аллаhы Тәгаләгә ышанып яшәдем. Әткәй белән әнкәй диниләр булдылар, "монысы - савап, тегесе - гөнаh", дип тәрбияләделәр, - диде ул.
Үзе дә иртә намазга баса, авылның абыстае вазифаларын башкара ул. Хезмәт ветераны, "СССР халык хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен" бронза медале белән бүләкләнгән. Тормыш hәм хезмәт юлы да гыйбрәтле.
Бу хакта "Сарман" газетасының киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев